Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Чебуреки Камыр өчен: 2 йомырка 1 чәй калагы тоз 1 аш кала | Татар гаиләсенең рецептлары 💛 Рецепты татарской семьи 🔅

Чебуреки
Камыр өчен:
2 йомырка
1 чәй калагы тоз
1 аш калагы сыек май
1 стакан яңа кайнап чыккан су
Онны чамалап салабыз, камыр тыгызрак булырга тиеш
.
Эчлек өчен:
500 гр. фарш( нинди дә ярый)
4-5 баш суган
1-2 тырнак сарымсак
Тоз + борыч
.
Йомырканы, тозны, майны салып болгатабыз, шаулап торган суны салып тиз-тиз туглыйбыз. Онны әкренләп сала барабыз һәм яхшылап болгатып торабыз.
Соңыннан кул белән тыгызрак камыр басабыз
Камырны пакет эченә салып 10 минут ял иттерәбез.
Фарш өстенә блендрда вакланган суган белән сарымсакны, тоз, борычны салып яхшылап болгатабыз.
Камырдан бәләкәй җәемнәр ясап,
җәемнең яртысына эчлекне салабыз, икенче яртысы белән каплыйбыз, кырыйларын чәнечке белән бастырып чыгабыз.
Кызган майда ике ягын да кыздырабыз
Тәмле, эче шулпалы чебуреклар әзер!