Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

КОШ ТЕЛЕ Кирәк: 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы көпшәкләг | Татар гаиләсенең рецептлары 💛 Рецепты татарской семьи 🔅

КОШ ТЕЛЕ

Кирәк: 1 аш кашыгы шикәр комы, 2 аш кашыгы көпшәкләгеч, 5 йомырка, тәменчә тоз, кыздыру өчен 50 г сары май, өстенә сибәр өчен шикәр оны.

ӘЗЕРЛӘҮ ЫСУЛЫ
Курсәтелгән ингредиентлардан камыр ясыйбыз, 5 минут ял иттергәннән соң, юка гына итеп
җәябез. Камырны кыек шакмаклар (ромбиклар) рәвешендә кисәбез, кайнар майда алтынсу төскә кергәнче кыздырабыз. Артык маен бетерү өчен тастымалга салабыз.

Табынга бирү: әзер кош телен тәлинкәгә матур итеп тезеп, өстенә шикәр оны сибәбез.