2022-03-28 15:14:19
Әзерләү тәртибе:
35 – 40 °С ка кадәр җылытылган сөткә алдан җебетеп куелган һәм сөзелгән чүпрә, шикәр комы, тоз, йомырка салалар һәм, иләнгән он кушып, камыр басалар. Эретелгән сары май өстәп, үзләнгәнче һәм савыт кырыйларыннан җиңел аерыла башлаганчы, камыр басуны дәвам итәләр. Әзер камырның өстен каплыйлар һәм, кабарсын өчен, җылы урынга 3-4 сәгатькә калдырып торалар. Күләме
1,5 тапкыр арткач, күпергән камырны 1-2 минут
дәвамында кул белән баскалап төшерәләр һәм кабат кабарырга куялар. Бу вакыт эчендә камырны тагын 1-2 тапкыр баскалап төшерәләр. Әзер камырны, 50 г зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп, 1-2 мм калынлыкта җәяләр. Җәймә уртасына 65 г эчлек салалар һәм камырның кырыйларын өч яктан
күтәреп, өчпочмак ясап, кара-каршы китереп (өстендә
кечкенә генә тишек кала), чеметеп ябыштыралар.
Эчлек өчен сыер итен һәм бәрәңгене (яки кабакны)
вак шакмаклап турыйлар, вак итеп туралган суган, тоз, борыч, сары май салып, барысын да яхшылап
болгаталар. Өчпочмакларны майлы табага тезеп, кабарырга куялар. Мичкә тыгарга 5 – 10 минут кала, өсләренә йомырка cөртәләр һәм 200 – 240 °С лы мичтә 25 – 30 минут пешерәләр. Әзер өчпочмакларны сары май белән майлыйлар. Табынга өчпочмакларны аерым ризык итеп яки шулпа белән чыгаралар. Бер өчпочмакның авырлыгы – 100 г.
688 views12:14