Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Koran_51_55

Логотип телеграм канала @koran_51_55 — Koran_51_55 K
Логотип телеграм канала @koran_51_55 — Koran_51_55
Адрес канала: @koran_51_55
Категории: Религия
Язык: Русский
Количество подписчиков: 2.02K
Описание канала:

  وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ
"Напоминай, ибо напоминание приносит пользу верующим!"  51:55
@Safina_I_K

Рейтинги и Отзывы

3.33

3 отзыва

Оценить канал koran_51_55 и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

1

1 звезд

0


Последние сообщения 6

2022-06-20 10:55:25
415 views07:55
Открыть/Комментировать
2022-06-19 23:42:33 Имин төннәр
516 views20:42
Открыть/Комментировать
2022-06-19 23:42:09
Матди байлык түгел,җан саулыгы
Исәнлегең мөхим тормышта:
Күзләреңне ачкач иртәләрен
Күңелләрең күмелү шатлыкка.
Таң атканын күрү - үзе бәхет
Кояш нурын тою шәфәкьтә.
Әтәч тавышы да җанга якын
Яңа көнгә җырлый мәдхия.
Аяк - кулың йөрсә ,күзең күрсә
Монардан да бармы зур байлык??!
Дөнья малы- бер узгынчы җилдәй
Җан - тәннәрдә булсын тазалык.
Динар Хайруллин
524 views20:42
Открыть/Комментировать
2022-06-19 23:12:41
531 views20:12
Открыть/Комментировать
2022-06-19 21:47:40
536 views18:47
Открыть/Комментировать
2022-06-19 09:08:32
596 views06:08
Открыть/Комментировать
2022-06-19 08:12:31
599 views05:12
Открыть/Комментировать
2022-06-19 07:54:24 ВӘГАЗЬ

"Гайбәт сөйләү ,Әйбәтме?"
Гайбәт сөйләуче кешеләр, гайбәт икәнен белсәләр дә, үзләрен аклагандай, гыйбрәт өчен дип куя. Бер карашка, ул чынлап та гыйбрәт өчен әйтелгән сүз кебек. Ләкин Ислам дине башка кешенең канын да, малын да, исем-дәрәҗәсен дә икенче кеше өчен хәрам кылды. Бер кеше икенче кешенең малына да, җанына да, исеменә-дәрәҗәсенә дә кул суза алмый. Һәркемнең яхшы яклары да, кимчелекле яклары да була. Кеше артында аның турында яман сүз, аңа ошамаган сүз сөйләү гайбәт дип атала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм ): «Кардәшеңне ул теләмәгән хәлдә искә алуың гайбәт була. Әгәр чыннан да булган сыйфатын искә алсаң, гайбәтен сөйләгән буласың, әгәр булмаган нәрсәне искә алсаң – яла яккан буласың», – дигән.
Гайбәт сөйләүнең гөнаһы Аллаһ каршында бик зур, чөнки ул кешенең исемен пычрата, дәрәҗәсен тешерә...Кеше күзендә чүпне күргән – үз күзендә хөрмә агачын күрмәс, дип юкка гына әйтмиләр. Кешене тикшерү аңа рәхәтлек бирә. Ул үзен генә даһи, гөнаһсыз фәрештә валчыгы дип исәпли.Аллаһы Тәгалә гайбәтне үлгән кардәшеңнең итен ашау белән чагыштыра? Коръәндә: «Бер-берегезнең артында гайбәт сөйләмәгез. Әллә сез үлгән туганыгызның итен ашар идегезме? Юк, җирәнер идегез!» – дип әйтелә.
Кыямәт көненең җәзасыннан котылу мөмкин түгел. Дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуңа үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең. Ә кемнең җәйге эсседә унтугызар сәгать ураза тотып, гомер буе укыган намазларын башкаларга бирәсе килсен? Юк икән, гайбәт сөйләмә... Риваятьтә сөйләнгәнчә, бер кеше икенче берәүгә күчтәнәчләр тотып килеп, рәхмәтләр укыган: «Ярый әле син бар, Аллаһының рәхмәтләре булсын сиңа», – дип кабатлый икән. Теге кеше аптыраган: «Минем сиңа бер яхшылык та кылганым юк ич», – дигән. Монысы әйтә ди: «Син минем гайбәтемне сатып йөрисең, гөнаһларымны үз өстеңә аласың», – дип куана ди.Гайбәт саткан өчен Аллаһыдан гафу сорау гына җитми. Аллаһы Тәгалә кеше белән кеше арасына керми. Әгәр дә кылган гөнаһыбыз Аллаһ хакы белән бәйле икән, димәк, гафуны Аңардан сорау җитә. Әмма кылган начар гамәлең кешеләр хакы белән бәйле булса, аларның да бәхиллеген алырга, гафу сорарга кирәк. Кешегә начарлык эшләсәң, намаз укып кына аның гөнаһыннан котылып булмый. Үлем фәрештәсе якадан алганчы, кешеләр белән араны төзәтергә калырга ашыгыйк.Аллаһ Раббыбыз безнең бу дөньядагы бәндәчелек белән кылган ялгыш-хаталарыбызны гафу әйләсен, кылган изгелекләребезне кабуллардан кылсын...ӘӘМИИН...
622 views04:54
Открыть/Комментировать