2022-06-17 07:49:12
Җомга коймагы
Пәйгамбәребез: "Сездән берәрегез бер бозык эш күрсә кулы белән үзгәртсен, аңа көче җитмәсә, сүзе белән тырышсын, аңа да көче җитмәсә, күңеле белән инкяр итсен, монысы инде иманның зәгыйфь дәрәҗәсе",- дигән.
“Коръән Кәримнең: "Сезнең арагызда хәерле эшләргә чакыручы, изге эшләрне кылырга боеручы вә яман эшләрдән тыючы җәмәгать булсын. Алар өстенлек табучылар", – дигән фәрманына күрә, мөселманнар арасында изгелекләргә юл күрсәтүче вә яман эшләрдән тыелырга нәсыйхәт кылучы бер җәмәгать һәр гасырда вә һәр урында булып торырга тиешле. Бу эш фарыз вә хәрам булган нәрсәләр хакында фарыз булып, аннан башкалар хакында мөстәхәбтер. Бу фарыз – фарыз кифая булып, шушы эшләр белән мәшгуль кешеләр булганда башкалардан бурыч төшәр, әмма һичкем булмаса, шуны белеп тә, чарасын күрергә кулларыннан килүчеләрнең һәрберсе җаваплы булачак.
Изгелекләргә чакыру вә яман эшләрдән тыюда махсус кагыйдәләр вә юллар бар. Боларны белмәгән яки белсә дә тәртибенчә йөртергә кулларыннан килмәгән кешеләр моның әһеленнән булмаслар вә шушы хезмәтне үтәмәгәннәре өчен бәлки гөнаһлы да булмаслар”. (Риза Фәхретдин. "ҖәвамигульКәлим шәрехе", 303 нче хәдис. 1916).
Йә, Раббым, безне изгелеккә өндәүчеләр, явызлыктан тыючылар җөмләсеннән кыл.
419 views04:49