Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Koran_51_55

Логотип телеграм канала @koran_51_55 — Koran_51_55 K
Логотип телеграм канала @koran_51_55 — Koran_51_55
Адрес канала: @koran_51_55
Категории: Религия
Язык: Русский
Количество подписчиков: 2.02K
Описание канала:

  وَذَكِّرْ فَإِنَّ الذِّكْرَى تَنفَعُ الْمُؤْمِنِينَ
"Напоминай, ибо напоминание приносит пользу верующим!"  51:55
@Safina_I_K

Рейтинги и Отзывы

3.33

3 отзыва

Оценить канал koran_51_55 и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

1

1 звезд

0


Последние сообщения 10

2022-06-16 21:11:39 - Башыңа яулык япмыйча ашарга пешермә, бисмилла әйтмичә эшкә керешмә...

- Иртән Кояш белән торып, тәрәзәңне Кояшка ачсаң - йортыңа бәрәкәт килер.
- Тәрәзәләрне вакыт-вакыты белән сөртеп, көзгеләрне пакъ тот- фәрештәләр куаныр.
- Юлга чыкканда догаларыңны укып, пакьланып чык- юлың уңар.
- Гөлләр үстер йортыңда - сабагына фәрештәләр куныр.
- Ачулы чагыңда юын - басылырсың.
- Кычкырып елау мәрхүм янында да тыела, артык шашып көлү дә тыела, артык кайгыру һәм куану да зиһенгә зыян итер.
- Акчаңны алган көнендә өйдә кундыр, бәрәкәтле булыр.
- Яшь балага карап сокланганның киеменнән жебен яки чәчен алып кал, төнлә бала уянып еласа, шул җеп яки чәч белән төтәсләп, Аятел-Көрси укы, туктар елаудан.
- Бала киемен, уенчыкларын идәннән, аяк астыннан алып куегыз, сау булыр.
- "Бисмиллаһ"ны әйтеп пешеренсәң, өеңдә фәрештәләр куаныр. Сүгенми, ачуланмый пешерен - фәрештәләр канат очын ашыңа тыгып торырлар.
- Табын, идәнең пакъ торсын, урын-каралтың җыюлы пөхтә булсын - бәрәкәт килер.
- Киемне, бигрәк тә бала киемнәрен җыештырып, урнаштырып тор - саулык артыр.
- Кунак үзенең күчтәнәченнән авыз итсә, гомере озын булыр.
- Кунакны күчтәнәч белән озат, чәй эчкәндә тәм-том белән сыйла - кешегә начар итеп сөйләргә теле әйләнмәс.
- Эчке киемне кешедән яшереп куй, күзгә чалынмасын - шәхси энергияң, үз куәтең үзеңдә калыр.
- Ирегез белән якын мөнәсәбәтләрегез хакында кешегә сөйләмәгез - салкын су сипмәсеннәр арагызга.
- Үзегез йоклаган простыняда читләрне йоклатмагыз - аралар суыныр, гел алмаштырыгыз тышлык, простыняларны.
- Ирегез "биш бармакның бер бармагы гына" , сезнең сер, эшегезне азрак белсен, башы тыныч булыр.
- Ошамаган кешедән су, икмәк, чәй кебек әйбер алмагыз - көчегез үзегездә калыр.
- Кемне әрләгәндә дә, изге теләкләр белән әрләгез - "бәхетле булгырлары", "хәләленнән уңгырлары", "Аллаһының рәхмәте яугырлары" - дип.
567 views18:11
Открыть/Комментировать
2022-06-16 21:00:24
Җир йөзендә бер нәрсә дә түгел мәңге,
Алып калып булмый гүрдән салкын тәнне...
Бар да кала синнән-миннән бу тормышта,
Кинәт юлдан язу була борылышта...
Абынулар... сикәлтәләр... үргә менү,
"Менеп җиттем!" - дигәч кенә, кабат түнү...

Җир йөзендә бар нәрсә дә вакытлыча,
Бәхетне дә татымыйсың, еламыйча...
Сөелүләр, яратулар, мизгел генә,
Үтеп китә сакламасаң бик тиз генә...
Язы үтә... җәе... көзе... кышы җитә,
Кемдер кала, кемдер яннан мәңге китә...

Җир йөзендә бер нәрсә дә түгел мәңге,
Язмышларны алдан язган изге Тәңре...
Корычны да вакыт узгач ала черек,
Бик масайсаң, баштан төшә затлы бүрек...
Кадерен белеп яшәп калыйк бу тормышта,
Бар да кала, синнән, миннән бу язмышта...

Азат Хакимзянов
569 views18:00
Открыть/Комментировать
2022-06-16 19:19:55
https://t.me/koran_51_55
599 views16:19
Открыть/Комментировать
2022-06-15 21:53:06
Пророк ﷺ сказал:

«Аллах гневается на того, кто у Него не просит».

См. Ахмад 2/442, Тирмизи 3373
668 views18:53
Открыть/Комментировать
2022-06-15 20:09:15 АНАЛАР ДОГАСЫ
Йа Раббым! Рәхмәтең белән миңа балалар бирдең. Миңа, балаларыма яхшы тәрбия мирас итеп калдыру өчен, тормышымның ахырына кадәр яхшы әни булуны насыйп ит! Кальбемне балаларыма карата шәфкать, мәрхәмәт, сөю белән тутыр. Миңа балаларыма изге гамәлләр кылырлык, Синең каршыңда булган гыйбадәтләрен, бурычларын үтәрлек күңел, рух һәм тән сәламәтлекләрен Син биргән саф хәлдә саклап калырга ярдәм ит. Раббым, минем балаларымнан һәм миннән риза бул.
Йа Раббым! Миңа хәерле сәламәтлек бир, бары тик сәламәт булганда гына мин гаиләмә файдалы була алам. Минем балаларыма карата булган сөюем, шәфкатем, игътибарым белән аларда да миңа карата сөю һәм хөрмәт, ихтирам уят.
Балаларымның күңелләрен рәнҗетмичә, хисләрен саф итеп саклап калу өчен, балаларыма карата гадел һәм тигез карашта булуымны насыйп ит. Балаларыбыз һәрвакыт күзләребезнең нуры булсын.
Йа Раббым! Рәхмәтең белән ир-егетләребезгә иманлы, саф нәселдән булган, мөселман хатыннар насыйп ит. Кызларыбызга иманлы, күркәм, әхлаклы, гаиләләрен кайгыртучан, бала һәм хатын хакларын үтәүче мөселман ирләр бир.
Рәхмәтең белән кыямәт көненә кадәр нәселебезне тугры юлда тот. Кешеләр арасында газиз, күркәм колларың булырга насыйп ит.
Әхлак һәм нәсел сафлыгыбызны сакла. Кыямәт көнендә балаларыбызны безнең өчен шәфәгатьче ит, аларның шәфәгатьләрен кабул ит.
Йа Раббым! Бөтен нәрсә синең рәхмәтең белән була. Догаларымны кабул ит! Амин! Йа Раббым! Син һәр барлыкка ризык бирүче! Рәхмәтең белән балаларымны хәләл ризык белән туендыручы, матди һәм мәгънәви нәрсәләрдә хәләл белән хәрамны аеруны насыйп ит.
Йа Раббым! Син – Гыйлем бирүче! Балаларымда файдалы гыйлем алырга теләк уят, аларны хәерле гамәлләр кылырга сәләтле ит. Яманлык һәм явызлык таратучылар белән бергә булудан куркуны тәрбиялә! Аларны бозык, начар сүзләр, гайбәт сөйләүләрдән сакла. Начар үрнәк алып, тугры юлдан тайпылудан сакла.
Балаларыма яхшы үрнәк булуны насыйп ит. Балаларымның хаталарын дөрес төзәтергә, адашулардан сакларга ярдәм ит. Йа Раббым! Син – Гафу итүче! Үзеңнең рәхмәтең белән балаларымның тормышына уңышлар бир, ачлык, хәерчелек хәлләреннән сакла. Аларга мәңгелек бәхеткә ирешү кирәк булган һәр нәрсәне бир. Белеп кылган, белмичә кылган гөнаһларын гафу ит, мәрхәмәт ит. Ялгышкан, адашкан вакытларында күкрәкләрен тәүбәгә юнәлт.
Йа Раббым, балаларымны һәр төрле явызлыктан һәм яманлыктан, пычрак нәрсәләрдән, яман кешеләрдән сакла. Фәрештәләреңне аларга юлдаш кыл. Тормышларының ахырына кадәр амәнәттә имин кыл.
Йа Раббым! Рахмән һәм Рәхим булган Аллам!
Балаларым өчен сөенү шатлыгы бир. Аларны тормышыма ямь-тәм бирүче, картлыгымда таянычларым ит, кадер-хөрмәтләрен күрергә насыйп ит. Кыямәт көненә кадәр имин нәселдә булуларын бир.
Йа Раббым! Син – Бар итүче һәм барлыкларыңны саклаучы!
Балаларымны күз тиюдән, сихер-бозым зәхмәтеннән, саңгыраулыктан, сукырлыктан, телсезлектән, акылсызлыктан, бәла-казалардан, авыр хасталардан сакла. Аларны ялкаулыктан, саранлыктан, тар һәм каты күңелле булудан, башка начар холыклардан сакла. Ике дөнья бәхетенә ирештер аларны, мәрхәмәтең белән аларны җәһәннәм утыннан коткар.
Бөтен нәрсә Синең рәхмәтең белән була! Догаларымны кабул ит. Әмиин
733 views17:09
Открыть/Комментировать
2022-06-13 19:50:02
219 views16:50
Открыть/Комментировать
2022-06-13 17:31:08
Жизнь с Кораном это благородная жизнь и милость, которой почтил нас наш Щедрый Господь. Благо тем домам, семьи которых растут на чтении Корана, чьи сердца очистил Коран и оживил их души. Как же прекрасна их жизнь и как же почетна их степень.
325 views14:31
Открыть/Комментировать
2022-06-13 17:02:09
313 views14:02
Открыть/Комментировать
2022-06-13 12:28:08 Аудио от
397 views09:28
Открыть/Комментировать