2022-08-26 21:48:37
«СӘДАКА МАЛНЫ КИМЕТМИ»...
Бер хөрмә белән булса да
Үзеңне Уттан сакла!
Мескенгә сәдака биреп,
Күңелләреңне пакьла!
Фәкыйрьгә сәдака бирсәң, –
Ач калырмын дип куркма,
“Сәдака малны киметми”, –
Беркайчан да онытма!
Раббың сиңа ачып куяр
Бәракәт ишекләрен!
Биргән саен артыр гына,
Булган мал-мөлкәтләрең.
Пәйгамбәрдән үрнәк алсаң
Таратып байлыгыңны,
Ниятеңне дөрес кылсаң
Раббың арттырыр аны!
Юмарт бул, саран булма,
Фәкыйрьлектән курыкма,
Бу дөнья фани икәнен
Беркайчан да онытма!
Аллаһ мисал китерә
Үзенең Коръәнендә:
“Бәкара”, ике йөз алтмыш
Беренче аятендә.
Садаканың мисалы, ди:
Җиргә утырткан бөртек, –
Йөз бөртекле җиде башак
Чыгар балчыкны төртеп!
Җиде йөзгә арттырам, ди
Теләгән бәндәсенә:
Бер шикләнмичә ышан син
Раббыңның вәгъдәсенә!
Юлда мескенне очратсаң
Туктап, бир сәдакаңны!
Саранлыгыңны йөгәнләп,
Куәтлә иманыңны!
Мескен-фәкыйрьләргә бирсәң,
Гәрип-горабаларга,
Тол хатынга ярдәм итсәң,
Һәм ятим балаларга,
Аллаһ ризалыгы өчен
Әниеңә булышсаң,
Сәлам биреп, очрашканда
Кардәшеңә елмайсаң,
Гаиләңне, балаларыңны
Бар яктан да кайгыртсаң,
Мәчетләргә атна саен
Сәдака илтеп салсаң,
Барча кылган изгелектә
Раббыңа тугъры булсаң,
Аллаһ ризалыгы өчен
Хәрамнәрне калдырсаң,
Дәгъват юлында тырышкан
Шәкерткә ярдәм итсәң,
Җәннәтләргә ирешерсең
Бу юлда өлеш кертсәң!
Дини китаплар бастырып,
“БисмиЛләһ”, дип таратсаң,
Аллаһның бөек Хакларын
Кешеләргә аңлатсаң.
Юмарт бул, саран булма,
Фәкыйрьлектән курыкма,
Бу дөнья фани икәнен
Беркайчан да онытма!
Дәгъват эше җиңел түгел –
Таләп итә чыгымнар,
Ихласлы ниятләреңне
Бозмасын начар уйлар.
Җәннәтне кәсеп иткәндә
Дөнья белән булышма!
Вөҗданың “Чыгар!” дигәндә
Беркайчан да карышма.
Кабер газабыннан саклар
Биргән сәдакаларың,
“Раббым Уттан сакла”, диеп,
Кылынган догаларың.
“Шифа Аллаһтан гына” дип,
Ниятеңне төзәтсәң,
Хәер бир, шифаланырсың
Әгәр авырып китсәң.
Ин шә Аллаһ, терелерсең
Догаларыңны кылсаң,
Аллаһның боерганнарын
Тормышыңда булдырсаң!
Сәдака биреп сөендер
Күршене, туганнарны:
Сул кулың күрми дә калсын
Уң кул чыгарганарны!
Кем шайтанга бирешмичә
Саранлыктан котыла, –
Ул Аллаһның рәхмәтенә
Ирешкән була.
Әгәр берәүне Раббысы
Бу дөньяда баетса,
Котылыр, әгәр байлыгын
Изге юлда таратса.
Аллаһ биргән амәнәтне
Әрәм-шәрәм итмәскә!
Шайтан юлларында тотып,
Җәһәннәмгә кермәскә!
Сәдака тиеш түгел дер
Төрле имансызларга,
Тимергә сугып өзәрдәй
Гайрәтле иратларга.
Гаиләңне тәэмин итү
Беренче булып торса,
Мохтаҗларга сәдака бир
Әгәр артыгы калса!
Юмарт бул, саран булма,
Фәкыйрьлектән курыкма,
Бу дөнья фани икәнен
Беркайчан да онытма!
Саран биргән бүләкләрен
Киредән тартып алыр, –
Үзенең коскан нәрсәсен
Ашаган кебек булыр.
Сәдакадан китсен, диеп
Берәү агач утырта,
Аллаһ йортларына килеп,
Ахирәтен кайгырта.
Тиздән үлем киләчәк,
Ләззәтләрне өзәчәк,
Биргән хәер-сәдакалар
Ахирәткә күчәчәк.
“Духа” намазын укысаң
Өстәңнән бурыч төшәр,
360 буыныңа
Сәдака булып китәр.
Раббым Аллаһ изгелектә
Дәвамлыкны ярата,
Андый кешене һәрчакта
Бар яктан да кайгырта.
Кыямәттә беркемгә дә
Сәдака биреп булмас.
Динсез кеше алтын-көмеш
Биреп, котыла алмас!
Шуңа күрә һидәятне
Сора тәүфыйк, иманны,
Байлыкны сорарга була,
Әмма – хәләл булганны,
Хәрамнан кергән акчадан,
Күпме генә чыгарма, –
“Аллаһ кабул итер”, диеп,
Беркайчан да уйлама!
Үлгән кеше бу дөньяга
Кайтуын сораячак,–
Имеш, кире кайта калса,
Сәдака таратачак.
Ник соң син исән чагыңда
Хәереңне бирмәдең?
Әллә каян урап китеп,
Мәчетләргә кермәдең?
Көн дә ишеттең азанны,
Әмма колак салмадың!
Мәчетләргә җомгаларга
Беркайчан да бармадың!
Исән чакта кирәк барсы, –
Безгә форсат бирелгән,
Төрле игелеккә юллар
Матур итеп җәелгән.
Ни файда үлгәч, уфтанып:
“Раббым, кайтар”, дияргә?
Хәзер ашыгырга кирәк
Безгә изгелекләргә!
Юмарт бул, саран булма,
Фәкыйрьлектән курыкма,
Бу дөнья фани икәнен
Беркайчан да онытма!
Без сезнең белән, дусларым,
Мөхим тема кузгалттык,
Сәдаканың файдаларын
Бераз гына яктырттык.
Барлык изге гамәлләрең
Сәдакалардан китсен,
Аллаһ тугъры мөэминнәрне
Җәннәтләренә кертсен!
Әбү Муса Сәйфеддин.
663 views18:48