2022-08-28 21:15:10
Намазның төрләре һәм вакытлары.
1. Фарыз – мәҗбүри намазлар.
2. Ваҗиб – тиешле намазлар.
3. Нәфел – өстәмә намазлар.
Фарыз намазлар:
Болар һәркөнге бишвакыт фарыз намазлар, җомга намазы һәм җеназа намазы. Әлеге намазларны кылу мәҗбүри.
Биш вакыт фарыз намаз: иртәнге намаз (әл-фәҗр), өйлә намазы (әз-зөхер), икенде намазы (әл-гаср), ахшам намазы (әл-мәгъриб ) һәм ястү намазы (әл-гиша ). Һәр намазның үтәлер өчен билгеләнгән вакыты бар. Намазны үз вакытында уку – аның мәҗбүри шартларының берсе. Намазны вакытыннан алда яки соңрак укырга ярамый. Бу зур гөнаһ була.
Иртәнге намазның вакыты таң атканда көнчыгыш тарафта офыкка параллель рәвештә ачык төстәге бер сызык хасил булу белән башлана һәм офык өстендә кояш дискының кырые күренгәч тәмамлана.
Өйлә намазының вакыты кояш зенитка күтәрелеп көнбатышка тайпылганнан соң күләгәләр көнчыгышка таба озая башлагач керә. Бу вакыт барлык әйберләрнең күләгәсе үзе кадәр ике озынлыкка җиткәнче дәвам итә (төп күләгә озынлыгын санамыйча).
Икенде намазының вакыты өйлә намазының вакыты тәмамлануга ук башлана һәм кояш тулысынча баеганга тикле дәвам итә.
Ахшам намазының вакыты кояш баегач башлана һәм шәфәкъ беткәнчегә тикле дәвам итә.
Ястү намазының вакыты ахшам намазының вакыты беткәч башлана һәм иртәнге намазның вакыты кергәнчегә тикле дәвам итә.
Җомга намазының вакыты җомга көннең өйлә намазы вакытына туры килә.
Ваҗиб намазлар – башкарырга кирәк булган намазлар:
1. Витр намазы.
Витр намазының вакыты ястү намазының вакыты белән бер. Витр намазы ястү намазыннан соң укыла.
2. Бәйрәм намазының вакыты кояш чыгып якынча 30 минут узгач башлана һәм кояш зенитка күтәрелгәнчегә тикле дәвам итә.
Нәфел намазлар – фарыз намазлардан тыш яки аларга өстәп укыла торган намазлар.
Нәфел намазлар ике төрле була:
1. Фарыз намазларга өстәп укыла торган нәфел намазлар.
Мондый намазларга фарыз намазлар алдыннан яки алардан соң укыла торган сөннәт намазлар керә. Һәм шулай ук Рамазан аенда һәр төндә укыла торган тәравих намазы да нәфел намазларның шул төренә керә.
Тәравих намазының вакыты – Рамазан ае буенча ястү намазының вакыты
2. Фарыз намазларга бәйсез рәвештә аерым укыла торган нәфел намазлар.
Мондый нәфел намазларны шулай ук мөстәхәб яки мәндүб дип тә атыйлар. Алар төрле вакытта күбрәк савап алу теләге белән укылалар.
Менә аларның кайберләре:
1. Духа намазы. Бу намазның вакыты кояш чыкканнан соң намаз укыр өчен мәкруһ вакыт узгач башлана һәм кояш зәвәлгә якынлашу белән тәмамлана (өйлә намазының вакыты керергә 20-40 минут кала)
2. Тәһәҗҗүд намазы: төн уртасыннан соң укыла.
3. Тәһиятүл мәсҗид намазы. Бу намаз – мәчеткә кергәч укыла торган мәчетне сәламләү намазы. Мәкруһ вакытка туры килмәгән очракта укыла.
4. Әүвәбин намазы: ахшам намазыннан соң укыла .
5. Тәһарәт намазы.
Тәһарәт алып бетергәч тә (тәндәге су кипкәнче), мәкруһ вакытка туры килмәсә укыла.
Тәүлек эчендә намаз кылынмый торган вакыт аралары бар:
1. кояш чыккан вакытта;
2. зәвәл вакытында;
3. кояш батканда.
Искәрмә:
Иртәнге намазның вакыты кергәч, шул намазның сөннәте белән фарызыннан бүтән намаз укымыйлар. Һәм шулай ук икенде намазының фарызыннан соң нәфел намазлар укылмый.
Кояш баеган вакытта бары тик шул көннең икенде намазын гына кылырга ярый, әгәр дә ул укылмаган булса.
274 views18:15