Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

Адрес канала: @kirakle_torkem
Категории: Еда и кулинария
Язык: Русский
Количество подписчиков: 25.43K
Описание канала:

🥧Татар һәм рус телендәге рецептлар (рецепты)
📌файдалы киңәшләр (полезные советы)
✍️язмалар (истории)
📜шигырьләр (стихи)
📢реклама
Сораулар яки реклама буенча (сотрудничество) - @elvira_admin
Отзывы: https://t.me/kirakle_torkem_otzivi

Рейтинги и Отзывы

4.00

2 отзыва

Оценить канал kirakle_torkem и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения 3

2024-06-05 10:19:58
Әгәр әни кайткан дисәләр...

Нишләр идек икән без?
Беркөн килеп әгәр әйтсәләр,
Азга гына, теге дөньядан
Әниемне кайткан дисәләр.

Әгәр әни кайткан дисәләр
Ыргыр идем башта куклэргэ.
Кычкырыр идем кукне ярып,
Ишетелсен очен күпләргә.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Бер Аллама ялына-ялына
Чабар идем абына-абына
Кайтып житэр өчен янына.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Рэхмэт укыр идем барсына,
Гафу сорар идем барысы очен
Мин тезлэнеп әни каршына.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Башны куеп анын алдына,
Кулын битлэремэ тиереп
Иркәләнер идем аз гына.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Мин йоклатмас идем энине.
Авызына гына карап торыр идем
Эни ни сөйләгәнне, әйткәнне.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Чәйләр эчәр идек утырып.
Узем ясап бирер идем чәйне
Мөлдерәмә итеп, тутырып.

Әгәр әни кайткан дисәләр,
Белмэс идек бары нишләргә.
Әллә нилэр эшләр идек тэ,
Терсэк ерак хэзер тешләргә.

Риза инде хэзер Әнием,
Матур булып төшкә керсәңдә.
Әгәр әни кайткан дисәләр,
Анлыйм бу сүзләрне кемдер,
Сынар очен генэ әйткәнен.
Беләм инде газиз әниемнең
Барып алалмаслык,
кайта алмас жиргэ киткэнен.

Җәвит Шакиров.
7.1K views07:19
Открыть/Комментировать
2024-06-04 16:19:52
“СУГАН КАБЫГЫ ТӨНӘТМӘСЕ СИБӘМ”
Баулы районы Татар Томбарлысы авылында яшәүче Рәмзия Газизованың да тәрәзә төбендәге яраннары шау чәчәктә.
— Гөлләрне яратырга кирәк. Иртән торгач та, аларга сөенеп, яратып карыйм. Кәеф күтәрелеп китә, — дип сөйләде Рәмзия апа. — Алар белән сөйләшәм, төпләрен йомшартып, яфракларын сөртеп, дымландырып торам. Атнасына бер тапкыр суган кабыгы төнәтмәсе сибәм.
Суган кабыгы төнәтмәсен гөлләр бик ярата. Алар күзгә күренеп матурлана, терелә һәм чәчәк атарга әзерләнә.
Суган кабыгында бик күп биологик актив матдәләр, витаминнар, каротин, фитонцидлар, минераль тозлар бар. Ул үсемлекләрнең көчен, чирләргә каршы торучанлыгын арттыра. Суган кабыгында кеше организмына гына түгел, үсемлекләргә дә уңай йогынты ясаучы кверцетин табылган. Ул матдә кызыл суганда күбрәк. Моннан тыш, суган кабыгы төнәтмәсе талпан, гөбләдән котылырга да булыша.
Гөлләргә сибү өчен суган төнәтмәсе ясау авыр түгел. Моның өчен 1,5 л кайнар суга бер уч суган кабыгы салып, сүрән утта 5-7 минут кайнатырга. Ике сәгать төнәтергә һәм сөзәргә.
Суган төнәтмәсен гөлләргә айга бер тапкыр булса да сибәргә тырышыгыз. Ул гөлләрне чирләрдән саклый һәм туфракны микроэлементларга баета. Суган кабыгы төнәтмәсен озак сакларга ярамый. Гөлләргә гел яңа ясалганны сибәргә кирәк.
Шулай ук төпләрендәге туфракка йомырка кабыгын төеп салам. Гөлләргә туфракны сатып алганым юк, аны кычыткан үскән урыннан казып алам. Гөлләр һәм башка үсентеләр өчен дә иң яхшысы — үзебездәге кара туфрак.
Индира СӘЙФУЛЛИНА.
Ирек мәйданы
7.3K views13:19
Открыть/Комментировать
2024-06-03 19:28:07
Җимеш бәлеше рецепты

Камыр өчен:
1стакан сөт(җылымса), 0,5 стакан май; 1 кашык майонез; 0,5 аш кашыгы тоз; 3 аш кашыгы шикәр комы; 0,5 чәй калагы чайная сода; 1 йомырка.
Яхшылап болгатабыз һәм әз әзләп он салабыз.
Эчлек:
Камырны җәйгәч, бер слой тура(корт) салабыз;
Дөге, җимеш, бер уч шикәр комы, 2-3 аш кашыгы эрелетгән сыер мае(домашний булса еще да шәп) болгатабыз да, җәелгән тура өстенә салабыз.

П.с. Дөге алдан тоз салып бүрттерелгән булырга тиеш

Эчлекне салып бетергәч, камыр җәеп, өстен каплап бөгеп куябыз.

30-40 минут (камыр пешеп чыкканчы) 180* духовкага тыгарга.

Пешеп чыккач, ашар алдыннан, капканын ачып, алдан эретелгән ярты стакан майны әкренләп җимеш бәлеше өстенә агызабыз.

Тәмле булсын

Зөлфирә Мирзаянова
5.6K views16:28
Открыть/Комментировать
2024-06-02 13:23:02
БӘРӘҢГЕ ПӘРӘМӘЧЕ

Камыр өчен кирәк булачак:
* 1 йомырка;
* 200 мл җылы сөт;
* 1 аш кашыгы коры чүпрә;
* 1 аш кашыгы шикәр комы;
* 100 г эретелгән атланмай;
* 1 чәй кашыгы тоз;
* он

Эчлек:
* бәрәңге;
* 1 стакан сөт;
* 50 г атланмай;
* 1 суган;
* тоз, борыч.

Эш барышы:
Бисмилләһир-рахмәәнир-рахииим.

Бәрәңгене тозлы суда пешереп сөздем. Кайнар сөт, атланмай, тоз, борыч салып төйдем. Яраткан кешеләргә кыздырып суган салсагызда була, мин яшел суган кыягы гына салдым.
.
Камырны кабартмадым, әзер булуга пешергә керештем. Камырны бер ничә кисәккә бүлеп, җәйдем. Эчлекне уртага салдым, камырның күтәреп бөрдем. 1 йомырка сарысын өстенә сылап, газ мичендә 40 минут тирәсе пешердем.

Тәмле булсын.
_____
Эльмира Нигматзянова
6.2K views10:23
Открыть/Комментировать
2024-06-02 12:00:01
Булган һәрнәрсәне кадерләп яшик.. Тирә-юнебездә нәрсә бар, шуның кадерен белик... Гомер безгә бер генә бирелгән... Анысы да әллә ни озын түгел. Тормышның кадерен белеп яшик, аны яратыйк, аның һәр мизгеленә шатлана белик! Дөньялар тыныч булсын, сау булыйк! Һәм бу - иң мөһиме!.. Хәерле матур ял көннәре телим сезгә
6.3K views09:00
Открыть/Комментировать
2024-06-01 13:28:47
Юкә чәчәге чәе мускуллар авыртуын бетерә, тромблардан һәм ашказаны җәрәхәтеннән саклый

Белгечләр юкә чәен иң файдалы эчемлекләрдән берсе дип саный. Чөнки ул бик күп витаминнар һәм минераллардан тора.

Юкә чәен әзерләү өчен агачның яфракларын түгел, ә чәчәкләрен генә кулланырга кирәк. Нәкъ менә чәчәкләрендә антиоксидантлар, флавоноид, кумарин кебек организм өчен үтә файдалы матдәләр, витаминнар, минераллар күп.

Күңел төшенкелеген бетерә

Юкә чәен пешергәндә, күңел тынгысызлыгын киметә торган эфир майлары бүленеп чыга. Шулай итеп, тынычландыру үзенчәлеге организмдагы стресс гормоннары микъдарын киметә. Бик күп тикшеренүләр нәҗтиҗәләреннән күренгәнчә, ул йөрәккә төшкән нагрузканы киметә, матдәләр алышын яхшырта һәм хәтта депрессиягә каршы көрәшүгә ярдәм итә.

Иммунитетны ныгыта

Юкә чәендәге файдалы матдәләр бөтен организмның ялкынсынуына каршы көрәшә. Белгечләр аны мускуллар һәм буыннар авыртканда, шулай ук кан тамырлары, сулыш юллары ялкынсынганда эчәргә киңәш итә.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, эчемлек, тирләтеп, тән температурасын көйли һәм тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә. Юкә чәчәкләрендәге сихәтле матдәләр сулыш юлларын тынычландыра, какырыкны чыгара, салкын тию, грипп ише чирләрне бетерә.

Ашказаны-эчәкләр өчен иң шәп дару

Галимнәр ачыклаганча, юкә чәе ашказаны-эчәкләрдәге җәрәхәтне төзәтергә, ялкынсынудан, эч күбүдән котылырга ярдәм итә.

Йөрәк-кан тамырларына сихәт

Юкә чәендәге антиоксидантлар кан басымын көйли, кан оешуны булдырмый (тромблардан һәм атеросклероздан саклый). Шулай итеп, канны сыеклату үзенчәлеге йөрәк өянәге, инсульт яки ишемия кебек куркыныч чирләрне профилактикалауда да әйбәт чара булып тора.

Ватаным Татарстан
7.3K views10:28
Открыть/Комментировать
2024-05-30 18:20:23
Июль-августта кирәге чыгар
Кыярлар үсә тора, банкага керә тора. Рецепты бик гади: берьюлы 6 банка ясыйм. Парландырган банкалар төбенә карлыган, чия, керән яфрагы, укроп башы, 2 тырнак сарымсак, берничә түгәрәк борыч, лавр яфрагы салам һәм кыярларны тыгызлап (!) тутырам. Беренче суын 15-20 минуттан түгәм.
Тозлык: 4 литр суга (ул өч 3 литрлы банкага җитә) 1 кырлы стакан шикәр комы, 0,5 стакан тоз, кайнап чыккач 1 стаканнан артык уксус (рецептта 1,5 стакан, мин кимрәк салам). Тимер капкач каплап, әйләндереп куям.

Бакча
9.2K views15:20
Открыть/Комментировать
2024-05-30 10:34:26 "Сине никадәр сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап килә"

Синең турында сөйлиләр икән, иң элек:
“Мин дә берәрсе турында урынсыз сөйләдем микән әллә?” – дип уйла.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев:

"Сүз аркасында кеше үпкә саклый, ара бозыла. Чынлыкта, сүз бернәрсә түгел.
Әйтик, шар кабартабыз һәм ул зур булып күренеп тора. Чынлыкта, аның эче буш.
Сүз дә шундый. Без сүзгә артык игътибар итәбез.
Хурласыннар, сүксеннәр, теләсә нәрсә әйтсеннәр, әгәр син гаепсез икән, сине нихәтле сөйлиләр, шулкадәр сиңа савап кына килә. Гөнаһың сине сөйләүчеләргә күчә,
ә аларның эшләгән игелекләре сиңа күчә.
Әле кайберәүләр ачуын чыгарыйм дип махсус юкны сөйли.
Вулканнар атылырга, йолдызлар сибелергә, диңгезләр шауларга, кыялар ярылырга мөмкин, әмма чын мөэминнең күңеле тыныч булырга тиеш.

Коръәни-Кәримендә Аллаһы Тәгалә:
“Динсезләр, икейөзле кешеләр сезне чыгырдан чыгарыр өчен булмаган сүзләр әйтерләр. Аларга җавап бирмәсәгез, алар өчен җәза шул була.
Алар сездән җавап алып, шуны куертыр өчен махсус эшли.
Аллаһы Тәгаләгә тапшырыгыз, Аллаһы Тәгалә һәркемгә лаеклысын бирә”,– дигән.
Синең турында сөйлиләр икән, иң элек:
“Мин дә берәрсе турында урынсыз сөйләдем микән әллә?” – дип уйла.
Андый гаебең юк икән, борчылма.
Безне сөйләүче кеше безне пакьлый, безне чистарта.
Кыямәт көнендә, гамәлләребез мизанга куелганда, адәм балалары:
“Безне сөйләүчеләр, урынсызга кимсетүчеләр нишләп күбрәк булмады икән?” – дип үкенер ди".

Күңел сандыгы
5.1K views07:34
Открыть/Комментировать
2024-05-28 18:03:49
КУЗГАЛАК пирогы

Камыр:
✓3 стакан он
✓0.5 чәй калагы тоз
✓1 аш калагы өеп песок
✓1 чәй калагы разрыхлитель
✓90 гр. слив. май (йомшартылган)

Шушы ингредиентлардан валчык (крошка) ясадым.
✓250 гр. каймак (20%)
✓1 йомырка
өстәп камыр бастым да эчлек әзерләгәнче дип суыткычка куеп тордым.

Эчлек:
✓кузгалак
✓песок
✓он.
Кузгалакны юып кипшеттем, удым, песок, он өстәп болгаттым-эчлек әзер.

Бу камыр бер зур табага таман гына була, мин кечкенә табада пешердем, калган камырдан кабак бәлеше ясадым (анысы әле пешә).
Искиткеч тәмле камыр, пешереп карагыз, дуслар!

Гөлнур Гарипова
6.1K views15:03
Открыть/Комментировать
2024-05-28 14:04:44

Рогалик/ круасаннар

Рецепт
1 кап маргарин (180гр)
2 йомырка
2 кашык каймак
2 кашык шикәр комы
Чеметеп кенә тоз
1 кап ванилин
1 кап разрыхлитель
Он

Маргарин булмә температурасында булырга тиеш. Шуңа калган продуктларны кушып каты итмичә камыр басабыз. Берничә җәемгә булеп, круасаннар ясыйбыз. Мин эченә җимеш салдым. Өстен йомырка агы+сөт белән сылап, шикәр комы сиптем. Кызган мичтә 150 градуста 20-25 минут пешерәбез.

Алиса Файзуллина
5.9K views11:04
Открыть/Комментировать