Абрикос кайнатмасы әзерләү ЫСУЛЫ2,5 кг абрикос, 2 әфлисун, 2 лимон, 2 кг шикәр комы кирәк.
Әфлисун белэн лимонның кабыгын әрчергә, әрчемәсәң, 5-10 минут кайнар суда тотарга. Төшләрен алырга һәм барысын да ит тарткычтан чыгарырга, шикәр комы салып болгатырга. Шикәре эреп беткәч, савытларга салып, суыткычның туңдыру бүлегенә куярга. 0,5 литрлы банка белән 9 банка кайнатма чыга. Шикәрен тәменә карап та салырга була.
Исмегөл Зәйнуллина