2024-05-25 10:53:39
Әгәр кәбестә бик вак һәм тәмсез булса
Туфрак ачы икән, кәбестә баш ясый алмыйча интегеп утыра. Язын кәбестә утыртыласы түтәлне, көздән үк 1 кв м га 2 стакан күләмендә акбур оны яки сүндерелгән известь, доломит оны йәисә көл сибеп казырга кирәк.
Кәбестә түтәленә чи тирес тараткан булсагыз да, ул баш ясый алмаячак. Кәбестә башы эре булсын өчен, җәйнең беренче яртысында азотлы, икенче яртысында фосфорлы ашламалар белән тукландыру зарури.
Үсемлеккә фосфор җитмәвен аның яфраклары каракучкыл төскә кереп, кырыйлары алсулану- шәмәхәләнүеннән белеп була. Тәҗрибәле бакчачылар кәбестәне суперфосфат белән тукландырып, уңышка ирешә.
Аның составында монокальций фосфаты, күкерт, фосфор кислотасы, магний кебек кәбестә өчен кирәкле элементлар җитәрлек күләмдә. 2 аш кашыгы суперфосфатны кайнар суда эретеп, 10 л суга салып сыеклыйбыз.
Кичтән су сибеп дымландырылган түтәлгә, һәр кәбестә төбенә 1 әр литр сыек ашлама сибеп чыгабыз. Кәбестәне утын яки үлән көле белән тукландыру - отышлы гамәл. Аның составында йөздән артык төрдәге микро һәм макроэлементлар бар.
Кәбестә өчен чыгарылган махсус агриколалар, озак вакыт дәвамында таркалучы гранулалы ашламалар куллану да отышлы. Аларның составы балансланган була. Кәбестәләрнең башы тулышып килгән мәлдә, 1 стакан акбур онын 10 л суга болгатып түтәлдәге рәт араларына сибү отышлы.
Хәмидә Гарипова
5.5K views07:53