Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

#ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)

Логотип телеграм канала @adabimarathon — #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш) Ә
Логотип телеграм канала @adabimarathon — #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)
Адрес канала: @adabimarathon
Категории: Познавательное
Язык: Русский
Количество подписчиков: 1.41K
Описание канала:

#әдәбимарафон проектының рәсми телеграм-каналы: проект яңалыклары һәм татар халкы үсеше өчен файдалы мәгълүмат!

Рейтинги и Отзывы

3.50

2 отзыва

Оценить канал adabimarathon и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

1

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения

2022-12-25 22:21:19 ЯҢА ЕЛНЫ XXII ДӨНЬЯКҮЛӘМ #ӘДӘБИМАРАФОН БЕЛӘН КАРШЫ АЛ!!!

Хөрмәтле әдәбият сөюче, туган телен хөрмәт итүче, алга максат куеп һәрвакыт уңышка ирешергә омтылучы дуслар!

Яңа елны без яңа теләкләр, яңа хыяллар, яңа максатлар белән каршы алабыз.

Әмма календарьда 1 гыйнвар бите барлыкка килү әле бу теләкләрнең, хыялларның тормышка ашуына бер гарантия дә бирми. Уңышка ирешү ул - һәрдаим, һәр көн саен максатыңа таба бер адым атлау ул. Максатына таба барганда туктап калган, артка борылган кеше уңышка ирешә алмый.

Моңа ничек өйрәнергә соң?

Аның сере бик гади. Максатка ирешергә өйрәнү өчен бик күпләр #әдәбимарафон проектында катнаша. 21 көн дәвамында үзендә яхшы гадәт - туган телдә әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыра. Үзендә дисциплина тәрбияли. Яңа дуслар таба! Интернет челтәрен файдалы татарча мәгълүмат белән тулыландыра. Әдәби әсәрләр укып күңел дөньясын баета. Рухын ныгыта. Максатына ирешә.

Шушы ук методиканы кулланып киләсе Яңа елда сез башка максатларыгызга да ирешә алачаксыз. Кирәк булса, максат куеп берәр чит тел өйрәнәсез, программалауны үзләштерәсез, йорт салып чыгасыз, яңа проект төзисез, кирәк кадәр акча эшлисез һ.б. Бары тик яхшы уйлар белән максатыңа таба бара белергә генә кирәк.

Бүгенге көндә әдәби марафон финалистлары арасында дөньякүләм бәйгеләрдә җиңүчеләр, россиякүләм һәм республикакүләм гран-при алучылар, үз бизнесларын булдыручылар, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучылар һ.б. бар. Алар арасында Син дә була аласың!

#ӘДӘБИМАРАФОН проектында катнашу һәм финалга үтү өчен:

1. рәсми берләшмә/каналга языл: vk.com/adabimarathon, https://t.me/adabimarathon;
2. проектның асылын аңлау өчен бәйге нигезләмәсе белән таныш: http://tat-i.net/tt/adabimarafon;
3. моңарчы урнаштырмаган булсаң, смартфонга/компьютерга татар клавиатурасы урнаштыр: http://tat-i.net/tt/node/12;
4. ВКонтакте'дагы рәсми аккаунттагы (https://vk.com/adabimarathon) рәсми игълан комментарийларында «+» тамгасын, исем-фамилияне, ничә яшь икәнен, ил/төбәк/шәһәр/районны хәбәр итеп катнашырга теләк белдер һәм бу язма белән үз аккаунтыңда уртаклаш;
5. 21 көн дәвамында (1-21 гыйнвар) татарча китап/журнал (роман, повесть, хикәя, пьеса, поэма, шигырь) укы һәм укыган әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекләрне үз сәхифәңдә башкаларны кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр/видеоязмалар өстәп #әдәбимарафон, #татарстанязучыларберлеге, #татнетныүстерүфонды һәм партнерларның хэштеглары, әсәр исеме һәм авторы хэштеглары белән урнаштырып бар (катнашучының профиле ачык булырга тиеш!).

Хәерле сәгатьтә! Киләсе елда марафон финалистларын бүләкләү тантанасында очрашырга насыйп булсын!

#әдәбимарафон #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #китап #тугантел #татартеле #әдәбият
604 views19:21
Открыть/Комментировать
2022-12-25 22:21:18
543 views19:21
Открыть/Комментировать
2022-12-19 10:20:30
Хөрмәтле дуслар!

Кичә, 18 декабрь, Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында #әдәбимарафон финалистларын һәм күп кенә бәйгеләребездә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Күп язучылар, кунаклар килделәр, сәхнәбездә җиңүчеләрне ихластан котлап җылы сүзләрен әйттеләр. Шулай ук бию коллективлары, ансабльләр, матур җырлар чарабызны тагын да ямьләндерә торды. Бүләкләүдә булган, аны карап утырган, оештырган, ярдәме кергән, татар телендә булган проектларыбызда катнаша килгән һәркемгә рәхмәтебезне һәм олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Һәрвакыт актив булып калыгыз дигән матур теләктә калабыз

Кичәге бүләкләү тантанабызда кемнәр булды? Чара ошадымы? Сөйләгез әле үзегездә туган хис-кичерешләрне!
943 views07:20
Открыть/Комментировать
2022-12-14 12:32:35
Татнетны үстерү фонды бәйгеләрнең финалистларын һәм җиңүчеләрен "Пирамида"да үткәреләчәк тантанага чакыра!

Тулырак: http://tat-i.net/tt/node/259
2.0K viewsedited  09:32
Открыть/Комментировать
2022-11-27 08:51:05
«...Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме».
(С. Сөләйманова "Кем уяткан Ләйләне?")

Бүгенге көнне шушы шигырь юлларыннан башлау дөрес булыр кебек. Бүген безне дөньяга тудырган, кадерләп үстергән һәм үзләренең бар җылысын биреп тәрбияләгән иң газиз һәм кадерле кешеләребез – ӘНИЛӘР КӨНЕ!

Кадерле әниләр! Без Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр теләп калабыз. Һәр әни балалар куанычын күреп, гаилә бәхетенә төренеп, иминлектә һәм тынычлыкта яшәргә лаек. Без Сезгә җир йөзендә булган барлык изге теләкләрне генә юллыйбыз

Ә үзегезнең радиобызга юллаган котлауларыгызны сез бүген көн дәвамында һәр сәгатьнең башында ишетә алачаксыз. Матур һәм куанычлы көннәр һәркемгә!

Радионы тыңларга: http://radio.belem.ru

#БелемРадиосы #РадиоБелем #ӘниләрКөне #ДеньМатери
1.8K views05:51
Открыть/Комментировать
2022-11-27 08:51:05 Татнетны үстерү фонды, Белем.ру IT-компаниясе, Белем Академиясе һәм, әлбәттә, Белем радиосы исеменнән барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз!
1.4K views05:51
Открыть/Комментировать
2022-11-22 16:38:46
Дуслар, ә сездә нинди энциклопедияләр һәм сүзлекләр бар? Җавапларыгызны комментарий рәвешендә калдырыгыз әле!
1.7K views13:38
Открыть/Комментировать
2022-11-22 16:38:46 Безнең әдәби марафончылар арасында энциклопедияләр һәм сүзлекләрне кулланучылар гына түгел, энциклопедия/сүзлек авторлары да бар. Бу - зур хезмәт! Килешәсезме?
Сезнең өйдә нинди сүзлекләр һәм энциклопедияләр бар? Әйдәгез, Белем радиосының сорауларына сез дә җавап бирегез әле? :)
1.3K views13:38
Открыть/Комментировать
2022-11-20 12:16:54 Хөрмәтле дуслар!
Безнең һәрберебез өчен әни – дөньядагы иң изге, иң кадерле һәм иң якын кешебез. Без шатлыклы мизгелләрне дә, кайгылы вакытларны да иң беренче булып Әни белән уртаклашабыз. Сораулар туса, чарасызлыкта калсак, нәрсә дә булса куркуга салса, барлык кешеләрдән дә беренче булып Әни безне дөрес юлга бастыра, егылганда кулын биреп торгыза һәм башка абынмаска булыша. Әни сүзе – иң кирәге, әни йөрәге – иң җылысы, әни кулы – иң назлысы, әни тавышы – иң баллысы. Безнең күңелләр далада булса да, әниләр күңелле һәрвакыт бездә, балаларында.

Шуңааа... Булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне без дә яраткан әниләребезгә күрсәтик әле! Ничекме? Безнең радиобыз аша! Әгәр шигырьләр язарга һәм сөйләргә яратсаң, шәп котлаулар яза алсаң, Әниеңә әйтер сүзләрең булса, оялмыйча безнең радиога җибәрә аласың! Моның өчен бары тик түбәндәге сылтама аша керергә, анкетаны торырга һәм аудио яисә текст форматында материалны урнаштырырга гына кирәк. Әниләрне сөендерү өчен бер җылы сүз җитә. Ул җылы сүзне безнең радио аша яңгыратырга ашык. Котлаулар 24 ноябрь 23:59 сәг кадәр кабул ителә.

Без сезнең котлауларны көтеп калабыз

https://forms.yandex.ru/cloud/6321c66b15d6f9df82ec34ee/
1.2K views09:16
Открыть/Комментировать
2022-11-17 13:33:50
Жительница Казани стала победителем всероссийского конкурса «Библиотекарь года - 2022». Самое главное в этой новости, что номинация, в которой она заняла первое место - Лучший тифлобиблиотекарь. Работа этих специалистов, как правило, не видна. Но именно благодаря им слепые и слабовидящие татарстанцы читают книги, смотрят спектакли.
Чын күңелдән җиңүегез белән котлыйм!
1.3K views10:33
Открыть/Комментировать