Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Хөрмәтле дуслар! Кичә, 18 декабрь, Пирамида мәдәни-күңел ач | #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)

Хөрмәтле дуслар!

Кичә, 18 декабрь, Пирамида мәдәни-күңел ачу комплексында #әдәбимарафон финалистларын һәм күп кенә бәйгеләребездә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды. Күп язучылар, кунаклар килделәр, сәхнәбездә җиңүчеләрне ихластан котлап җылы сүзләрен әйттеләр. Шулай ук бию коллективлары, ансабльләр, матур җырлар чарабызны тагын да ямьләндерә торды. Бүләкләүдә булган, аны карап утырган, оештырган, ярдәме кергән, татар телендә булган проектларыбызда катнаша килгән һәркемгә рәхмәтебезне һәм олы ихтирамыбызны җиткерәбез. Һәрвакыт актив булып калыгыз дигән матур теләктә калабыз

Кичәге бүләкләү тантанабызда кемнәр булды? Чара ошадымы? Сөйләгез әле үзегездә туган хис-кичерешләрне!