Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Хөрмәтле дуслар! Безнең һәрберебез өчен әни – дөньядагы иң и | #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)

Хөрмәтле дуслар!
Безнең һәрберебез өчен әни – дөньядагы иң изге, иң кадерле һәм иң якын кешебез. Без шатлыклы мизгелләрне дә, кайгылы вакытларны да иң беренче булып Әни белән уртаклашабыз. Сораулар туса, чарасызлыкта калсак, нәрсә дә булса куркуга салса, барлык кешеләрдән дә беренче булып Әни безне дөрес юлга бастыра, егылганда кулын биреп торгыза һәм башка абынмаска булыша. Әни сүзе – иң кирәге, әни йөрәге – иң җылысы, әни кулы – иң назлысы, әни тавышы – иң баллысы. Безнең күңелләр далада булса да, әниләр күңелле һәрвакыт бездә, балаларында.

Шуңааа... Булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне без дә яраткан әниләребезгә күрсәтик әле! Ничекме? Безнең радиобыз аша! Әгәр шигырьләр язарга һәм сөйләргә яратсаң, шәп котлаулар яза алсаң, Әниеңә әйтер сүзләрең булса, оялмыйча безнең радиога җибәрә аласың! Моның өчен бары тик түбәндәге сылтама аша керергә, анкетаны торырга һәм аудио яисә текст форматында материалны урнаштырырга гына кирәк. Әниләрне сөендерү өчен бер җылы сүз җитә. Ул җылы сүзне безнең радио аша яңгыратырга ашык. Котлаулар 24 ноябрь 23:59 сәг кадәр кабул ителә.

Без сезнең котлауларны көтеп калабыз

https://forms.yandex.ru/cloud/6321c66b15d6f9df82ec34ee/