Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

«...Пәрдәләрне ачып куйды, Көн кояшлы, көн ямьле! Якты булсын, | #ӘДӘБИМАРАФОН (әдәбият | татар теле | үзүсеш)

«...Пәрдәләрне ачып куйды,
Көн кояшлы, көн ямьле!
Якты булсын, балкып торсын —
Бүген әни бәйрәме».
(С. Сөләйманова "Кем уяткан Ләйләне?")

Бүгенге көнне шушы шигырь юлларыннан башлау дөрес булыр кебек. Бүген безне дөньяга тудырган, кадерләп үстергән һәм үзләренең бар җылысын биреп тәрбияләгән иң газиз һәм кадерле кешеләребез – ӘНИЛӘР КӨНЕ!

Кадерле әниләр! Без Сезгә озын гомер, ныклы сәламәтлек, бәхетле озын гомерләр теләп калабыз. Һәр әни балалар куанычын күреп, гаилә бәхетенә төренеп, иминлектә һәм тынычлыкта яшәргә лаек. Без Сезгә җир йөзендә булган барлык изге теләкләрне генә юллыйбыз

Ә үзегезнең радиобызга юллаган котлауларыгызны сез бүген көн дәвамында һәр сәгатьнең башында ишетә алачаксыз. Матур һәм куанычлы көннәр һәркемгә!

Радионы тыңларга: http://radio.belem.ru

#БелемРадиосы #РадиоБелем #ӘниләрКөне #ДеньМатери