2023-03-23 09:17:29
Инстаграмда бер вәгазьгә тап булдым кичә.Гыйбрәт итеп алдым үземә. Сез дә укып карагыз әле.
Автобуска яшь кыз янына гел зарланучы бер хатын килеп утырган. Ул кызга комачаулый башлаган, сумкаларын да аның аягы астына өеп куйган.
Бу хәлләрне күзәтеп барган бер абзый:
— Ник дәшмисез, сезгә уңайсыздыр бит? — дигән яшь кызга.
— Юк-бар өчен тавышлану, канәгатьсезлек белдерү урынсыз, бергә барасы юлыбыз кыска. Киләсе тукталышта төшәм, — дигән яшь кыз.
Һәрберебез шушы җөмләнең асылын аңласа, бу тормышта вакытыбызны талашу-үпкәләүгә әрәм итмәс идек, мөгаен. Чынлап та, бу тормышта барасы юлыбыз шундый кыска. Кемнең кайсы тукталышта төшеп каласы билгесез. Башкаларны гафу итәргә, кичерергә өлгерик. Бер-береңә ачуланып йөрүдән мәгънә юк. Гомер мизгел генә. Нинди авырлык килсә дә, сабыр итәргә өйрәник. Гаиләләребезне саклыйк, дусларыбыз, туганнарыбыз белән аралашыйк. Игелекләр кылыйк. Елмаю да — сәдака, диелә хәдистә. Бер-беребезгә ягымлы караш бүләк итик. Тормыш арбасыннан бер төшеп калган кеше анда кире кайтмый.
2.5K viewsKamila, 06:17