Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Бишбармак- исеме җисеменә туры килә торган казах ризыгы.Аның б | 🍒ТАТАР КУХНЯСЫ!ТОРМЫШ БИТ БУ!🍒

Бишбармак- исеме җисеменә туры килә торган казах ризыгы.Аның белән сыйланганда рәхәтләнеп биш бармак белән ашыйсың.
Кичә барлык моментларын төшермәгәнмен ахры,аңлатып кына үтәм,булган видеоларны да кертә алмыйм нишләптер.
Итне кайнап чыккач бөтен суган,кишер салып пешереп бетерәбез.Ул арада камыр ясыйбыз - 2 күкәй,5-6 а.к.су,чеметеп кенә тоз,он,җәеп ромбик- токмач кисеп куябыз да итне алганнан соң шул шулпада ~2 мин.пешереп алабыз.
Ярымбоҗралап туралган суган өстенә итнең шулпасын салып пешекләп алабыз(кайнатмыйбыз,суган кетердәп торса тәмлерәк була).
Бишбармакны җыябыз.Тәлинкәгә токмачны салабыз өстенә итне,суганны.( ярып бәрәңге пешереп шуны да куярга була ит өстенә туклыклырак була).
Тәмле булсын!