Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ

Логотип телеграм канала @selametlek_kazan — СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ С
Логотип телеграм канала @selametlek_kazan — СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
Адрес канала: @selametlek_kazan
Категории: Telegram
Язык: Русский
Количество подписчиков: 12.80K
Описание канала:

Тематика: здоровье, полезные советы, народная медицина, общение, личная жизнь и т.д.
Местоположение: РФ, Республика Татарстан, г. Казань
Для связи: Гөлшат (Гульшат)
https://t.me/gulshat_lk
Инстаграм(46k) :https://instagram.com/selametlek_kazan?igshid=

Рейтинги и Отзывы

2.50

2 отзыва

Оценить канал selametlek_kazan и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

1

1 звезд

0


Последние сообщения

2023-04-01 19:27:12
Хәерле кичләр, дуслар

1 апрель уңаеннан сөйләшеп алыйк әле)

Берәрсен кызык итә алдыгызмы бүген 1 апрельга бәйле нинди кызык истәлекләрегез бар? Комментарийларда языгыз) мин дә язам хәзер.

Көлү - сәламәтлеккә файдалы , елмаеп-көлеп яшик
2.2K viewsedited  16:27
Открыть/Комментировать
2023-04-01 16:01:19
Дуслар! Изге рамазан аенда сезне бер шәп журнал белән таныштырып китергә телим.

"БӘРӘКӘТ АЧКЫЧЫ" - Ислам дине турында татар телендә нәшер ителүче Русиядәге беренче күптөсле журнал. Корьән һәм Сөннәт буенча дәресләр, әдәп-әхлак, рухи тәрбия бирүче әсәрләр, шигырьләр, әңгәмәләр, сөннәт буенча дәвалану, хуҗабикәләргә киңәшләр- боларның барсын да журналның битләрендә табырсыз.

Кайда? Ничек? Бу журналлы булырга соң? Почта аша илебезнең бөтен төбәкләрендә яздыртып була. Моның өчен:

почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез(язылу индексы ПМ400),
сайт аша онлайн язылып була- podpiska.pochta.ru,
яки редакциягә шалтыратыгыз/языгыз-8(909)348-90-78- язылырга ярдәм итәрбез.

Башкорт телендә укучылар булса - сезнең өчен "Бәрәкәт"дигән бу журналның башкортча варианты бар. Аның язылу индексы ПА 377. Уфа шәһәрендә бастырыла.

Журналның хакы турында (кыйммәт түгел) һәм башка мәгълүматларны комментарийлардан укыгыз.

Әле 2023елның икенче ярты еллыгына язылу бара! Өлгерегез
2.5K views13:01
Открыть/Комментировать
2023-04-01 15:50:27 БУЫННАР (СУСТАВЛАР) АВЫРТСА...

Татар халык медицинасы авырткан буыннарны

ЯЗЫН - төнгә ҮГИ АНА,
ҖӘЕН —ӘРЕКМӘН,
КЫШЫН - КӘБЕСТӘ яфраклары белән бәйләп ятуны киңәш итә.

Болай эшләгәндә авырту сизелерлек кими.

ХАЛЫК РЕЦЕПТЛАРЫ

1. КӨЛ ДӘВАЛЫЙ

Җиләк-җимеш бирә торган агачларны кисәргә туры килсә, ташламагыз, яндырыгыз. Көле бик шифалы.
-Бераз гына җылытып, буыннарга сөртергә һәм гади тукыма белән бәйләп куярга кирәк.
-2 сәгатьтән соң алырга һәм көл эзен сөртергә,
-юасы түгел.
-Берничә көн шулай эшләсәгез, сызлану бөтенләй бетәргә дә мөмкин.

Калган рецептлар комментарийларда, дуслар, күз салырсыз.

Язма өчен калдырсагыз, рәхмәтле булам
2.5K viewsedited  12:50
Открыть/Комментировать
2023-04-01 15:49:16
" Кулбаш авыртуыннан кемнәр ничек дәвалана икән? Башта берсе авырта башлады. Кул күтәрелми, хәзер икенчесе дә авырта башлады "

⁃ Иңбаш авырта башласа, сезгә табиб-невролог, остеопат кебек белгечләргә мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә

Иңбаш авыртуы, кагыйдә буларак, ике сәбәпкә бәйле булуы мөмкин.

1.Беренчесе травма алуга һәм кулбаш буынының зыян күрүенә бәйле. Моны гади генә итеп тикшереп була.

Кулны баш артына куеп, җиденче муен умырткасын баш бармак белән тотып карарга кирәк. Әгәр авырту тоймыйсыз икән, иңбаш зыян күрмәгән дигән сүз”, — дип аңлата табиблар.

2.Иңбаш авыртуын китереп чыгаручы авырулар арасында С5, С6 муен нервысына зыян килү, бавыр, йөрәк ишемиясе, күкрәк апертурасы синдромы, пневмония да булуы мөмкин.

Әгәр авырту буыннар (суставы) белән бәйле икән түбәндәге киңәшләргә күз салыгыз
2.5K viewsedited  12:49
Открыть/Комментировать
2023-04-01 09:35:40 Бүген күпләр өйләрне тәртипкә китерәдер, шуңа күрә әлеге киңәшләрне калдырып үтәбез :

* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр. 

* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.  

* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк. 

* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз,  кулдагы май бетәр. 

* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.  

Дәвамы комментарийларда.

Язма өчен калдырсагыз, рәхмәтле булабыз
2.9K views06:35
Открыть/Комментировать
2023-04-01 09:24:35
Хәерле иртә, уңышлы көннәр, дусларым Апрельга да аяк бастык, Аллагашөкер

Бүген планда:

~иртәнге әңгәмә
~иңбаш авыртулары хакында сөйләшү
~мөселман журналы белән таныштыру
~кичке аралашу

Безнең белән калыгыз
2.9K viewsedited  06:24
Открыть/Комментировать
2023-03-31 18:41:08
Кичкелеккә тамак ялгап алдык та ял итәргә утырдык. Сез кайсын күбрәк карыйсыз/ укыйсыз, дуслар?

- телефон
- тв
- китап, гәҗит

Бүген безгә яңа язылучылар кушылды Барчагызга сәламнәр Безнең зур җылы гаиләбезгә рәхим итегез
3.5K viewsedited  15:41
Открыть/Комментировать
2023-03-31 17:43:37
Хәерле кичләр) Паразитлар турында язарга сораган идегез, менә бу видеода организмдагы паразитлардан котылырга ярдәм итүче 5 продуктны санадык

гвоздика (канәфер)
сарымсак
кабак орлыгы
папайя орлыгы
имбир

Комментарийларда өстәмәләр калдырам хәзер.
3.6K viewsedited  14:43
Открыть/Комментировать
2023-03-31 14:42:42
81 сумга чәйнек эләктереп калырга телисезме?

Төрле кибетләрдәге иң шәп ТАШЛАМАЛАР турында хәбәр итә торган төркемгә чакырабыз сезне

https://t.me/+DhuQq2b_M-dmNTUy

В Лавине скидок публикуют:
глюки WB и OZON
и все актуальные распродажи

Ссылка 24 сәгатьтән югала, язылып өлгерегез
https://t.me/+DhuQq2b_M-dmNTUy
3.5K views11:42
Открыть/Комментировать
2023-03-31 14:30:52
Шәхсән үзем хондроз аркасында МУЕН, БАШ АВЫРТСА, менә шушы күнегүләрнең ярдәмен сизәм! Якынайтып укыгыз, саклап куегыз! Миңа булыша Авторын комментарийда беркетәм.

Р.С. Күнегүләрне акрын гына башкарырга, башны игәндә саклык йөзеннән кул белән "страховать" итәргә.

Ничек әйтелгән, шул тәртиптә башкарырга. 30 ар секунд.
3.4K viewsedited  11:30
Открыть/Комментировать