Бүген күпләр өйләрне тәртипкә китерәдер, шуңа күрә әлеге киңәш | СӘЛАМӘТЛЕК/ ЗДОРОВЬЕ КАЗАНЬ
Бүген күпләр өйләрне тәртипкә китерәдер, шуңа күрә әлеге киңәшләрне калдырып үтәбез :
* Авызы тар вазаларны ничек чистартырга белмисезме? Гап-гади дөге ярдәм итәр. Ваза эченә бер кашык дөге салыгыз һәм шуңа сабынлы су өстәгез. Аз гына бутап җибәрсәгез, вазагыз яңа алган кебек булыр.
* Өегездә мәче асрасагыз, бу киңәш сезнең өчен. Диван өстеннән мәче йонын җыеп алу өчен, резина перчатка киегез дә, аны юешләтеп, диван өстен сыпырып алыгыз: мәченең бөтен йоны перчаткага җыелачак.
* Агачтан эшләнгән мебельне аяк киеме кремы кулланып та яңартырга мөмкин. Төсен генә туры китереп сайлау кирәк.
* Аз гына суга шикәр салып, шуның белән чайкасагыз, кулдагы май бетәр.
* Көзгегә балагыз ябыштырган наклейканы ничек кубарып алырга белмисезме? Өстенә майонез сылагыз, ә аннан эластик шпатель белән алыгыз.
Дәвамы комментарийларда.
Язма өчен калдырсагыз, рәхмәтле булабыз