2023-03-31 14:24:58
Соңгы арада күпләр муен тирәсендәге авыртуларга зарлана. Чөнки телефонда күп утырыла, эштә дә компьютердан файдаланабыз. Шуңа күрә МУЕН ОСТЕОХОНДРОЗЫннан әлеге рецептны белеп тору зыян итмәс
КИРӘК БУЛА:
Чистартылмаган исле ҮСЕМЛЕК МАЕ (нерафинированное масло)
ВАК ТОЗ (диңгез тозын да кулланырга була, кофемолкада ваклап)
НИЧЕК ӘЗЕРЛӘРГӘ?:
«Дару»ны тулы бер дәвалану курсы өчен әзерлибез:
-10 аш кашыгы вак тоз өстенә
-20 аш кашыгы май агызабыз.
-Яхшылап болгатып, берничә көнгә куеп торабыз.
-Нәтиҗәдә ак төстәге масса барлыкка килергә тиеш.
-Аны һәр көнне муенга сылап, массаж ясыйбыз.
-Башта ике-өч минут кына, һәр көнне икешәр минут өстәп барып, егерме минутка кадәр арттырасыз.
-Массаж ясап бетергәч, муенны дымлы җылы сөлге белән сөртәбез.
Ун процедурадан соң алга китешне сизәрсез. Дәвалану барышында матдәләр алмашы да яхшырачак.
Әлеге рецептны кулланып караучылар юкмы арагызда?
Язма файдалы булса, "реакция" калдырырга онытмагыз
3.4K viewsedited 11:24