Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

5 шигырь *** Чәчәкләрнең гүзәллеге җанга сеңә, Учларыма салы | ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

5 шигырь
***

Чәчәкләрнең гүзәллеге җанга сеңә,
Учларыма салып эчәм хуш исләрен.
Сандугачлар бүләк иткән моңны йотам.
Һәм шигырьгә үреп салам уй-хисләрем.

Йөрәгемнән өзеп алып бар төсләрне,
Ни әйтсәм дә, ничек итеп чарласам да,
Көчем җитмәс чынбарлыкны сурәтләргә,
Нинди генә матур сүзләр барласам да.

Күлмәк тегәм җәйнең җете төсләреннән,
Кояш нурын тәкыяга тезеп үрәм.
Мин дөньяны сүзгә-көйгә сыя алмас
Бөек галәм табышмагы итеп күрәм...