Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

4 шигырь Оят Намусының соңгы мескен кыйпылчыгын Сатып, кайтып | ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

4 шигырь
Оят

Намусының соңгы мескен кыйпылчыгын
Сатып, кайтып килә бүген Гали ага.
Бетәр-бетмәс яшәп калган оятыннан
Чигәләре чәнчи, лепер-лепер кага.
Дөньясында нәрсә булмас, иң мөһиме,
Яшәрлеккә кесәсенә акча тама...
Кемдә бар ул хәзер, дуслар, чын дөреслек,
Нәрсә белән билгеләнә икән чама?
Башкаларның тормышында юк бер эше,
Үз көннәрен үзе күрә һәрбер кеше.
Нәрсәсенә аптырарга, бөтен җирдә
Сатлыкҗаннар хезмәт күрә аның ише.
Шул уйлары белән үзен үзе аклап,
Әйтелмәгән гаепләрдән гаярь яклап,
Әкрен генә кайтып килә Гали ага.
Үз башында туган шау-шу, низаглардан
Чигәләре аның дөбер-шатыр кага.
Ни дисәң дә, артка инде юллар ябык,
Иң мөһиме, хәзер аның түгел (ха-ха),
Башкаларның агач тагарагы ярык.
Бу гаделсез тормышыннан инде үзе
Җаны-тәне белән туйган бит ул, гарык!
Бар дөньяда хөкем сөрә намуссызлык,
Кемдер бүре бу тормышта, кемдер сарык...
Үз-үзенә салган авыр гаепләргә,
Кайтып бара агай акланулар табып.
Һәм, эшендә талчыгудан түгел бер дә,
Үз намусы белән көрәшүдән арып...