Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

Логотип телеграм канала @leysan_ihsan — ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат. Л
Логотип телеграм канала @leysan_ihsan — ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.
Адрес канала: @leysan_ihsan
Категории: Без категории
Язык: Русский
Количество подписчиков: 50

Рейтинги и Отзывы

5.00

3 отзыва

Оценить канал leysan_ihsan и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

3

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения

2023-05-12 22:27:36
12 шигырь
Бәйрәм

Колакчында яңа чыккан җырлар уйный,
Ал итәкләр җелфер-җелфер килеп кала.
Керфекләрем, күбәләктәй, канат кага,
Бер елмаям, бер яшертен көлеп алам.

Шомырт исләре таралган бар һавага,
Гүя очып кына барам юллар буйлап.
Мәрҗәнемне, алкаларны барлап куям,
Барам шулай иләсләнеп, уйлар уйлап.

Нигә шулай хисле, диеп, аптырама,
Яшь әниләр халәтемне аңлар әле:
Ике тәүлек бала белән өйдә ятып,
Беръялгызым кибеткә дип чыккан мәлем.
9 views19:27
Открыть/Комментировать
2023-05-11 23:29:55
11 шигырь
Сабырлык

Кайвакытта, сабырлыгым
Диңгездәй чиксез була.
Артык дәшми торуымнан
Хәтта ки ипсез була.

Түзә торгач, бер заманны,
Күңелгә кортлар керә:
Күпме болай була, диеп,
Кетер-кетер кимерә.

Ахыр чиктә, чыдамлыгым
Үзен сиздерә башлый.
"Иптәшләр, болай булмый"-, дип,
Кисәтү-мазар ташлыйм.

Шул арада килеп керә
Бүлмәгә "оят" үзе.
"Кем булдың, -ди,-нишләвең бу,
Кире ал бөтен сүзең!"

Уйга калып, туктап торам,
Әллә соң миндә гаеп?
Килеп чыга шул арада
Намус-вөҗдан шәбәеп.

Хәтер килеп кушыла да:
"Почмак сине көтә",-ди.
Кем булдың авыз ачырга,
Дия-дия шелтәли.

Инде хәзер бар булганга
Үзем гаепле тоям.
Сабырлыкка мәҗбүрлегем
Гүя гөнаһлы дөньям.

Шулай итеп изеләм дә,
Яшәүдән дә бизелә.
Нәрсәнеңдер сәерлеге
Җан түрендә сизелә.

Вулкан кебек уянырмы,
Күпме чыдый сабырлык?
Бармы берәр акыллыгыз
Үлчәмнәрен табырлык?..
11 views20:29
Открыть/Комментировать
2023-05-10 22:40:57
10 шигырь
Танылу

Чын-чынлап та лаеклар бар -
Әмма танылмаганнар.
Энҗеташтай затлылар бар -
Бары табылмаганнар.

"Тирән кебек" саеклар бар -
Лаексыз танылганнар.
Иң әрсез үлән шикелле,
Коймага сарылганнар.

Юаш кына бөекләр бар,
Тавыш-тынсыз йөрерләр.
Буш куыкның килгәнлеген
Бар шәһәрдә белерләр.

Мөгаен, эче бушлар ул
Тыштан тора ялтырап.
Берәрсе сизә күрмәсен,
Диеп кенә калтырап.

Ә эчендә көч булганга
"Исем алу" - юләрлек.
Аның шәхси дөньясында
Үз мәгънәсе җитәрлек.
12 views19:40
Открыть/Комментировать
2023-05-09 22:38:25
9 шигырь
Каршылык

Мин сугышка каршы чыгыш ясыйм.
Көч куюга каршы фикерем.
Бар дөньяга иминлекләр тели,
Бәхет тели дога-зикерем.

Мин сугышка каршы чыгыш ясыйм,
Сәбәпләре хәтта акланса.
Кешелеккә ышанырга була -
Яшәү өчен ирек сакланса.

Мин Җиңүгә каршы чыгыш ясыйм:
Бәйрәм итеп аны күрүгә.
Бер-береңне котлап, шатлануга,
Җырлар җырлап, биеп йөрүгә.

Мин Җиңүгә каршы чыгыш ясыйм:
Һәр уенның була корбаны.
Югалтулар һәм газаплар өчен
Ник еламый дәүләт вөҗданы?

Кеше белән кеше арасында,
Илләр белән илләр арасы:
Тигез хокук, тигез ирек бит ул -
Адәм булып калу чарасы.
13 views19:38
Открыть/Комментировать
2023-05-08 22:49:24
8 шигырь.
Көтү

Бер-бер эшкә тотынсам,
Ни җитми сиңа, диләр.
Әйдә, тырыш, уңышлар,
Ярдәм итим, димиләр.

Бер-бер хәлгә юлыксам,
Үзең гаепле, диләр.
Йә булмаса тик карап
Торалар да дәшмиләр.

Кирәкле кишер булсам,
Яннарымда йөриләр.
Файдам тиер булмаса,
Барлыгымны белмиләр.

Бер карасаң, алар бит
Минем юлдан йөрмиләр.
Мин тойганны тоймыйлар.
Мин күргәнне күрмиләр.

Дөрес сүзләрне көтеп,
Мин йөрим, юллар үтеп.
Бер кайтып та бер китеп,
Тормыш йомгагын сүтеп.

Нигә киттең син, диләр,
Нигә кайттың син, диләр.
Берсе өчен киткәнгә,
Берсе өчен кайтканга
Булып калдым мин юләр.
6 views19:49
Открыть/Комментировать
2023-05-07 22:16:05
7 шигырь
Ял

И, җаным, аргансыңдыр,
Ял ит инде, ял кирәк.
Синең кебек тырышлар
Бу дөньяларда сирәк!
Берни булмас ул ара,
Качмас эшең урманга!
Бар да бик шәп бит әле:
Син акыллы булганга.
Күзеңне йом, йоклап ал,
Йомшак мендәр кертермен.
Тыныч көйләр кабызып,
Уянуың көтермен.
Кабызырмын шәмнәрне,
Таралыр хуш исләре.
Тәмле үлән чәйләрен
Эчәрбез без, хисләнеп.
Бу кадәрле эшләүгә
Ничек кенә түзәсең?
Синең өчен борчылам,
Үзәгемне өзәсең...
Әйдә, бераз ял кирәк,
Мәңгелек түгел йөрәк.
Көзгегә карап куйсам,
Күргәндәй булам өрәк!
Дип әйттем дә мин менә,
Ике сәгать ял бирдем,
Кул куеп күкрәгемә.
Нәрсә диим, дөресе -
Калмады бүтән түзем!

Әл дә шәп кеше инде:
Эшләүчесе дә үзем,
Жәлләүчесе дә үзем...
10 viewsedited  19:16
Открыть/Комментировать
2023-05-06 22:33:42
6 шигырь
Тәрбия

Җәй җитүгә, балалар
Авылга кайтып китте.
Әби-бабай өендә
Тәрбия ае җитте!

Түтәлләрне утарлар,
Кич белән су сибәрләр.
Буш вакыт килеп чыкса,
Урамда туп тибәрләр.

Гәүдәләре төз булыр,
Беләкләргә көч керер,
Ялкауланган балалар
Чын авылча эш күрер.

Әти белән әнисе
Шулай фикер йөрттеләр.
Татар телен өйрәнеп
Килерләр, дип көттеләр.

Таң ата да кич була.
Атна үтте, ай үтте.
Балаларны авылдан
Кайтарыр вакыт җитте.

Өйгә килеп керүгә
Ни күрсен ди күзләре:
Әбиләрен чаптырып,
Ял итәләр үзләре.

Җимерә-вата телен
Урысча сөйли бабай.
Патша кебек утырып,
Фәрманын бирә малай!

Өстәл тулы ризыгы:
Перәннеге, кәнфите,
Гөбәдия, бәлеше,
Бәрәңгесе һәм ите.

Ай буе бот күтәреп
Утырмаган балалар:
Әби белән бабайны
Тәрбияләгән алар!
16 viewsedited  19:33
Открыть/Комментировать
2023-05-05 22:50:09
5 шигырь
***

Чәчәкләрнең гүзәллеге җанга сеңә,
Учларыма салып эчәм хуш исләрен.
Сандугачлар бүләк иткән моңны йотам.
Һәм шигырьгә үреп салам уй-хисләрем.

Йөрәгемнән өзеп алып бар төсләрне,
Ни әйтсәм дә, ничек итеп чарласам да,
Көчем җитмәс чынбарлыкны сурәтләргә,
Нинди генә матур сүзләр барласам да.

Күлмәк тегәм җәйнең җете төсләреннән,
Кояш нурын тәкыяга тезеп үрәм.
Мин дөньяны сүзгә-көйгә сыя алмас
Бөек галәм табышмагы итеп күрәм...
20 views19:50
Открыть/Комментировать
2023-05-04 22:56:13
4 шигырь
Оят

Намусының соңгы мескен кыйпылчыгын
Сатып, кайтып килә бүген Гали ага.
Бетәр-бетмәс яшәп калган оятыннан
Чигәләре чәнчи, лепер-лепер кага.
Дөньясында нәрсә булмас, иң мөһиме,
Яшәрлеккә кесәсенә акча тама...
Кемдә бар ул хәзер, дуслар, чын дөреслек,
Нәрсә белән билгеләнә икән чама?
Башкаларның тормышында юк бер эше,
Үз көннәрен үзе күрә һәрбер кеше.
Нәрсәсенә аптырарга, бөтен җирдә
Сатлыкҗаннар хезмәт күрә аның ише.
Шул уйлары белән үзен үзе аклап,
Әйтелмәгән гаепләрдән гаярь яклап,
Әкрен генә кайтып килә Гали ага.
Үз башында туган шау-шу, низаглардан
Чигәләре аның дөбер-шатыр кага.
Ни дисәң дә, артка инде юллар ябык,
Иң мөһиме, хәзер аның түгел (ха-ха),
Башкаларның агач тагарагы ярык.
Бу гаделсез тормышыннан инде үзе
Җаны-тәне белән туйган бит ул, гарык!
Бар дөньяда хөкем сөрә намуссызлык,
Кемдер бүре бу тормышта, кемдер сарык...
Үз-үзенә салган авыр гаепләргә,
Кайтып бара агай акланулар табып.
Һәм, эшендә талчыгудан түгел бер дә,
Үз намусы белән көрәшүдән арып...
20 views19:56
Открыть/Комментировать
2023-05-03 23:26:37
24 views20:26
Открыть/Комментировать