Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

6 шигырь Тәрбия Җәй җитүгә, балалар Авылга кайтып китте. Әби- | ❣️Ләйсән Фәтхи. Иҗат.

6 шигырь
Тәрбия

Җәй җитүгә, балалар
Авылга кайтып китте.
Әби-бабай өендә
Тәрбия ае җитте!

Түтәлләрне утарлар,
Кич белән су сибәрләр.
Буш вакыт килеп чыкса,
Урамда туп тибәрләр.

Гәүдәләре төз булыр,
Беләкләргә көч керер,
Ялкауланган балалар
Чын авылча эш күрер.

Әти белән әнисе
Шулай фикер йөрттеләр.
Татар телен өйрәнеп
Килерләр, дип көттеләр.

Таң ата да кич була.
Атна үтте, ай үтте.
Балаларны авылдан
Кайтарыр вакыт җитте.

Өйгә килеп керүгә
Ни күрсен ди күзләре:
Әбиләрен чаптырып,
Ял итәләр үзләре.

Җимерә-вата телен
Урысча сөйли бабай.
Патша кебек утырып,
Фәрманын бирә малай!

Өстәл тулы ризыгы:
Перәннеге, кәнфите,
Гөбәдия, бәлеше,
Бәрәңгесе һәм ите.

Ай буе бот күтәреп
Утырмаган балалар:
Әби белән бабайны
Тәрбияләгән алар!