Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Суган 'ук' җибәрмәсен өчен нишләргә? Суган 'ук' җибәрмәсен өч | КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

Суган "ук" җибәрмәсен өчен нишләргә?

Суган "ук" җибәрмәсен өчен утыртыр алдыннан орлыкларны дөрес итеп эшкәртергә кирәк.

Башта орлыкны 25 градуста яхшылап бер атна чамасы киптерергә.

Аннан 3 сәгатьләп тозлы суда батырып торырга. Моның өчен 1 литр суга 1 аш кашыгы тоз алына. Тоз орлыкның саклагыч функцияләрен арттыра, черүдән саклый.

Тозлы су тотканнан соң орлыкны чайкатыгыз һәм марганцовка эремәсенә салыгыз. Эремә бераз гына алсу булса җитә. Мондый суда орлыкны 2 сәгать тоту да җитә. Бу төрле авыруларга китерә торган бактерияләрне үтерү өчен кирәк.

Марганцовка эремәсендә торганнан соң орлыкны яхшылап чайкарга, суын сыркытырга.

Суганны алдан су сибелгән түтәлгә утыртырга.
Болай эшләгәндә, суган ныклы, эре
булып үсә, иң мөһиме "ук" җибәрми.

https://vk. com/dom_sad_recepty