Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

ЮГАЛГАН ӘЙБЕРНЕ ТАБУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА Ибн Гәҗләнә (рады | КИРӘКЛЕ ТӨРКЕМ|Рецептлар|Файдалы киңәшләр

ЮГАЛГАН ӘЙБЕРНЕ ТАБУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА

Ибн Гәҗләнә (радыя-Ллааһү гъәнһү) риваять итүенчә, Габдулла ибн Гомәр (радыя-Ллааһү гъәнһүмә) нәрсәсендер җуйган кешегә киләсе доганы укырга кушкан:

اللَّهُمَّ رَبَّ الضَّالَّةِ، هَادِيَ الضَّالَّةِ، تَهْدِي مِنَ الضَّلَالَةِ، رُدَّ عَلَيَّ ضَالَّتِي بِقُدْرَتِكَ وَسُلْطَانِكَ مِنْ عَطَائِكَ وَفَضْلِكَ

УКЫЛЫШЫ:
[Әлааhүммә Раббә-д-дъалләти, hәәдия-д-дъалләти, тәhдий минә-д-дъаләләти, руддә гъәләййә дъалләтий би-къудератикә үә сүлтъааникә мин гъәтъаа-икә үә фәдълик(ә)]

МӘГЪНӘСЕ:
«Аллаһым, адашканнарның [Һидаятькә Күндерүче] Раббысы, Син безне ялгышулардан [туры юлга] чыгарасың.
Үзеңнең Кодрәтең һәм Хакимлегең белән миңа югалган әйберне (монда нәрсә икәне әйтелә) кайтарсаңчы.
Чынлыкта, бу – Синең бүләгең, Синең фазлың (рәхмәтең)»

(Әл-Бәйһәкъый «Әд-Дәгъавәт әл-кәбир», №555-нче хәдис).

Җуелган нәрсәсен табарга теләгән кеше доганы кабат-кабат укыганда, фәкать, Бар Кылучы Аллаһка гына тапшырсын (тәвәккәл итсен) һәм Аллаһы Тәгалә аны шул югалган нәрсәгә юнәлтәчәгендә шикләнмәсен.
Кеше югалган әйберен тапмаган очракта да, бу аның өчен хәерле булуы хакында онытмасын.

Догалы йорт