2022-06-16 14:24:11
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә Актаныш районындагы зиратта киселгән хач турындагы эш буенча шикләнелүчеләр бар, дип хәбәр иттеләр.
Әйтик, социаль челтәрләрдә полицейскийлар үлгән кешенең туганын каберне мәсхәрәләүдә гаебен тануны таләп итәләр, дигән мәгълүмат таратыла. Туганнары блогерларга мөрәҗәгать итә, алар әлеге тема белән спекуляция ясыйлар, дөрес булмаган мәгълүматлар тараталар.
ТР Эчке эшләр министрлыгында җинаять эшендә, чыннан да, шикләнелүче бар, дип белдергәннәр, әмма күпләр бу үлүченең туганы түгел, дип саныйлар. Әлегә аңа гаепләү белдерелмәгән, тик тикшерүдә аның зираттагы хәлгә катнашы булуының дәлиле бар.
Искәртеп узабыз, элегрәк бу факт буенча «каберлекләрне мәсхәрәләү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган иде.
10 июнь көнне җәнҗалдан соң Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов отставкага китүе турында хәбәр итте. Әмма 14 июньдә аның, муниципалитет Советы депутатларының тиешле карары кабул ителгәнче, вазифасында калачагы билгеле булды.
1.4K views11:24