Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Tatnews Tatar

Логотип телеграм канала @tatnewstatar — Tatnews Tatar T
Логотип телеграм канала @tatnewstatar — Tatnews Tatar
Адрес канала: @tatnewstatar
Категории: Новости и СМИ
Язык: Русский
Количество подписчиков: 1.93K
Описание канала:

Татарстан Республикасының беренче социаль ММЧ.
📰 Видеорепортажлар, әңгәмәләр һәм Татарстан яңалыклары
Безнең аккаунтлар:
💥 Барча яңалыклар рус телендә @ttrstnnws
🌊 Кама арты яңалыклары @tatnewschelny
🛢️ Нефть башкаласы яңалыклары @tatnewsalmet

Рейтинги и Отзывы

2.50

2 отзыва

Оценить канал tatnewstatar и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

1

1 звезд

0


Последние сообщения 3

2022-08-24 19:51:35
Куда пойти в День Республики?

Помните у нас персонаж был — Мударис? Главный герой канала ByKazan, на минуточку!

Так вот, мы с Мударисом подобрали для вас идеи бесплатных (что немаловажно в нынешние времена) развлечений на 30 августа. Выбирайте свой вариант и отправляйте друзьям. Будем отдыхать вместе!
1.3K views16:51
Открыть/Комментировать
2022-06-24 19:34:14
Сыроклар җитештерүче танылган бренд «Б.Ю. Александров» моннан соң «Ростагрокомплекс» дип аталачак.

Сәбәбе — вафат булган Александровның кызы белән судлашулар, Екатерина — төп товар билгеләренең хуҗасы. Александров, үлеме алдыннан, брендны аңа тапшырган. Закон буенча бренд атамасы аңа 2020 елның декабрендә күчә. Күптән түгел Екатерина Борисовна марка кулланулары өчен акча түләмәүләрен әйтеп, 1,49 млрд сум компенсация таләп итеп, «Б.Ю. Александров» брендын куллануны тыя.
1.3K views16:34
Открыть/Комментировать
2022-06-24 15:25:11
Татарстан башкаласында тоткынны агач шкатулкалар белән кыйнаган ике хезмәткәрне шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм иттеләр.

Ленар Гаязов һәм Андрей Семеновны «вазифаи вәкаләтләрен арттыру» маддәсе буенча җинаять кылуда гаеплеләр дип таныдылар. Ир-атлар, өч ел дәвамында хакимият органнарында вазифа биләүне тыю белән, шартлы рәвештә өч елга ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 2018 елның августында гаепләнүчеләр тоткынны агач шкатулкалар белән кыйнаган — шуннан соң аңа күп санлы кан саву диагнозы куйган.

Моннан тыш, ТК Гаязовны 2015 елда «агач предмет белән башка хөкем ителүчегә сугу» да да гаепләде. Әмма бу вакыйга буенча Гаязовны аклаганнар.
1.3K views12:25
Открыть/Комментировать
2022-06-24 15:07:06
Заманча, чын татарча, әле генә мичтә пешкән бәлешләр кебек — кайнар «Василий влоглары» чыгарылышы

@tatnewstatar
6.3K views12:07
Открыть/Комментировать
2022-06-24 14:29:28
«Сбер» башка банклар кушымталарыннан акча күчерүне сорау мөмкинлеге өчен комиссия керткән.

Банк башка банклар сайтлары яисә кушымталары аша акча күчерү өчен комиссия алачак. Ягъни клиент башка банк кушымтасыннан «Сбер» картасы счетына акча күчергәндә, аерым комиссия түләячәк.

Комиссия күләме 1,25% булып, кимендә 30 сум, иң күбе 150 сум булачак. Банк аларны акрынлап 1 июльдән кертә башлаячак, клиентларның төп массасы өчен бу яңалык 1 августтан эшли башлый.
1.3K views11:29
Открыть/Комментировать
2022-06-24 12:11:44 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Алга» һәм «Тимер» батальоннарындагы хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

«Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы һәм Украина территорияләрендә үткәрелә торган махсус хәрби операция чорында Татарстан Республикасында оешкан «Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хәрби хезмәт узучы затларга 260 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләргә», — диелә документта.
1.3K views09:11
Открыть/Комментировать
2022-06-24 11:59:35
Бүген иртән Херсонда теракт булган — шәһәр урамында автомобиль шартлый. Эчендә җирле Хәрби-граждан администрациясенең яшьләр сәясәте буенча идарә директоры Дмитрий Савлученко булган.

Ул һәлак була. Бу хәбәрне Югары рада депутаты Алексей Гончаренко да раслый:

«Херсонда иң танылган коллаборанттан саналучы Дмитрий Савлученконың автомобилен шартлатканнар. Ул урында ук һәлак була» — дип язган депутат соцчелтәрдә.
1.3K views08:59
Открыть/Комментировать
2022-06-24 09:00:41
Татарстанның «Алга» һәм «Тимер» батальоннары инде 300 дән артык кешене җыйды — Татарстан аларны бронежилетлар һәм тепловизорлар белән тәэмин итәчәк.

Өч йөздән артык кеше махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк Татарстан исемле батальоннарында хезмәт итү өчен сайлап алынган инде.

Бизнес-онлайн басмасы язганча, соңгы көннәрдә Казанның Аэропорт урамындагы контрактникларга сайлап алу пунктына эләгеп булмый диярлек: республиканың дистәләрчә кешесе Татарстанның исемле батальоннарына сайлап алу уза, алар турында берничә атна элек игълан ителде. Татарстан аларны, Оборона министрлыгы вәгъдә иткән подъемный һәм суточныйлардан тыш, амуниция — бронежилет һәм тепловизорлар белән тәэмин итәчәк.

Хәзерге вакытта, сайлап алу өчен, 700 гә якын кеше гариза биргән. Татарстан батальоннарын хәрби частьләргә озату тиздән — июльнең беренче яртысында булачак.
1.4K views06:00
Открыть/Комментировать
2022-06-23 14:43:41
Nike компаниясе тулысынча Россия базырыннан китәчәген белдерде.
724 views11:43
Открыть/Комментировать
2022-06-23 11:02:26
«Ласковый май» солисты Юрий Шатунов вафат булган.

Кайбер мәгълүмат буенча, җырчы домодедов дәваханәсендә вафат булган. Ул йөрәге авыртуына зарланган. Шатуновка 48 яшь иде.
1.3K views08:02
Открыть/Комментировать