2022-05-04 15:08:36
9 майда, Җиңү Көнендә, Казанда өстәмә 10 автобус маршруты эшләячәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу көнне автобуслар зиратларга кадәр түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк:
84 нче маршрут: Киндерле зираты аша Халитов урамыннан Чебакса бистәсенә кадәр;
№201: Җиңү проспектыннан Самосырово зиратына кадәр;
№202: Чехов базарыннан Самосырово зиратына кадәр;
Дәрвишләр бистәсеннән алып Дәрвишләр бистәсендәге зиратка кадәр 204 номерлы маршрут;
Тимер юлчылар мәдәният йортыннан Юдино бистәсендәге зиратка кадәр 205нче маршрут;
№ 206: Ленин исемендәге Мәдәният йортыннан Коры елга бистәсендәге зиратка кадәр;
207нче маршрут: Самосырово зиратыннан «Курган» җирләү комплексына кадәр;
Гаврилов урамыннан Коры елга бистәсендәге зиратка кадәр 208 номерлы маршрут;
№209: Вахитов мәйданыннан Яңа Татар зиратына кадәр;
Самосырово зиратыннан мөселман зиратына кадәр 210 номерлы маршрут.
@tatnewstatar
1.5K views12:08