Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

Логотип телеграм канала @rafilya_shamsutdinovablog — РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿 Р
Логотип телеграм канала @rafilya_shamsutdinovablog — РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿
Адрес канала: @rafilya_shamsutdinovablog
Категории: Блоги
Язык: Русский
Количество подписчиков: 8.95K
Описание канала:

Канал татарского блогера Рафили Шамсутдиновой ❤️
Канал татар телендә
✅Тормыш
✅Дин
✅Сәламәтлек
✅Рецептлар
Менеджер по рекламе @elvira_admin
Другие вопросы в Wat’s up - 89625614314

Рейтинги и Отзывы

2.00

2 отзыва

Оценить канал rafilya_shamsutdinovablog и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

1

2 звезд

0

1 звезд

1


Последние сообщения

2023-04-16 23:57:19 Эшкә барам, көн дә кара көйгән йөз, көндә берәр претензия, өстәвенә 3 кеше урынына берүзем калдым, компьютерлар иске, юньләп эшләми, гәҗит соңарып китә, язу да, тикшерү дә, верстка да үземә калды берсендә, шулвакытта бик ямьсез тотты үзен, мин бик куркып калдым, 6 айлык авырлы чак иде, ниләр булганын язып тормыйм... Күп тә үтмәде, эштә вакытта иртәнге планеркадан соң миннән шарлап кан китте ... Бик курыктым, бик, ләкин минем эчемдә ышаныч көчле иде, балага берни булмаячак!


10 көн роддомда ятып кына тордым, кан туктады. Эшкә чыктым кире... Шул вакытта мәрхүм элеккеге прокурор белән сөйләшергә туры килде, җитәкчене сорашты да, "судка бир, башын себерке итәләр" - диде! Юк, бирмәдем, ничек инде мин япь-яшь белгечнең шулай тормышын бозыйм ди?! Ни хакым бар, барыбер тиздән декретка китәсе, күп калмады, түзим, декреттан кире чыгышыма тынычланыр дип уйладым... Ә ул менә минем тормышны, минем карьераны элеп тә бирмәде, декреттан чыгышыма мине "АКТ О СОКРАЩЕНИИ" көтә иде, мин декретта чакта ялган донослар белән өстемнән йөри-йөри, Татмедиага барып минем хакта ялган сөйләп ул мине тәки эштән алдыртты! Ансы инде башка история...


Менә шушы вакытларымда кыенлыклардан гаҗиз булып, нишләргә белмичә, мин намазга бастым, яулык япмадым, ләкин 5 вакыт намазга бастым . Намаз укыгач бар авыр уйларым эреп юкка чыга иде, сумкага яулык тыгып барып, эштә дә качып кына тәхәрәт алып, обед вакытында өйлә намазын укый идем, калганнарын кайткач (әле эштә туалет урамда иде, ә мин 5-6 айлык авырлы, кар ерып чыгып урамда юынып керә идем)...


Декретка киткәндә миңа "саубулыгыз" дип тә әйтмәде ул кеше, декреттан чыккач та "исәнмесез" дә дип әйтмичә просто 13 ел буе үлеп яратып эшләгән эшемнән чыгарып җибәрде... Нием ошамады минем аңа белмим, җеннәребез килешмәгәндер инде күрәмсең... Аллаһ Тәгалә барыннан да өстен күреп яраткан нәрсәдән, эштән, яраткан кешедән аера ди бит ул, алай көчле эшне яратырга ярамаганлыгын мин хәзер генә аңлыйм... Кешеләрне дә Аллаһтан өстен куеп берүк ярата күрмәгез.

ЛӘКИН МИН ШУЛ ХӘТЛЕ РӘХМӘТЛЕ УЛ АДӘМГӘ! УЛ МИНЕ авырлы килеш шулай КӘҺӘРЛӘМӘГӘН БУЛСА, мин намазга басмас идем! Аллаһ Тәгалә җибәргән бер ЗУР БҮЛӘК ул минем тормышымдагы, ул вакытта рәнҗедем, яшермим, ләкин хәзер минем аңа рәнҗешем юк, бәхетле булсын, эшендә, тормышында уңышлар телим аңа! Мәккәдә КәгъбәтуЛлаһ каршында да бары изге теләкләр генә теләдем аңа, чынга ашуын көтәм, Аллаһ насыйп итсен Ул вакытларны да аңа нәфрәтләнеп язмыйм, минем ул вакыттагы халәтемне яхшырак аңлавыгыз өчен генә тукталдым, чөнки дингә килүем шул вакыйгалар белән тыгыз бәйле.

Җәннәттә яшәмибез беребез дә, бу дөньяга сыналыр өчен килгәнбез, шуңа да бу тормышта һәркемнең үз сынаулары, ул барыбызныкы да бар ...
Аның бн бәйле сынауларым һаман бара, аның эшләгән тагын бер зур этлеге өчен 8 суд булды инде, һаман дәвам итә ... Ансына да рәхмәтле мин, чөнки ул сынау булмаса , Аллаһ башкасын бирер иде, монсын гына ерып чыгарбыз, ин шә Аллаһ, моннан да олыларын бирә күрмәсен

Дәвам итим, ДЕКРЕТка чыктым, Аллаһка шөкер, ПДР - 10-12 июнь көне иде. 8 айлык авырлы чагым, авылга кайтып киттем Язилә белән (аңа 3 яшь).
8 май, 2016 ел, иртәнге 9.00 тирәсе, урынымнан торсам, җылылык агып төшеп китте, су китте ахрысы дим, иртә бит 8 ай гына ... Карадым, юк, су түгел, чип-чиста КАН ... Ничек төнлә кан агып ятып, белмичә дә үлеп китмәгәнмен инде мин, Аллаһ саклаган...


(дәвамы иртәгә кич белән, ин шә Аллаһ)
785 viewsРафиля Шамсутдинова, 20:57
Открыть/Комментировать
2023-04-16 23:57:19 НИЧЕК МИН ДИНГӘ КИЛДЕМ

2 НЧЕ БҮЛЕК

2015 ел, Сентябрь ае, уемда эш, журналистика, карьера, конкурсларда катнашу ... Минем хәтта уема да килеп карамый иде икенче бала табу ... ЛӘКИН, кешене дөньяга китерү дә, үзенә кире алу да Аллаһның үз хозурында... Мин дә шокта калдым, ОКТЯБРЬ аенда күрем юк, булырга мөмкин түгел, минем инде 2 ел буе спираль тора бит, тоткарлангандыр дип уйлап, кызык өчен генә көлә-көлә тест ясыйм, ә тестның срогы чыккан иде, берзаман 2 полоска күрсәтә, мин әйтәм срогы чыкканга гына күрсәтә дим, ышанмыйм, шулай да киттем гинекологка "беременности нет, спираль на месте" дип кайтарып җибәрделәр, Ниязга шалтратам, сөенеп беременность юк, дим. Ә ул миңа "БАР" - ди , күңеле сизгәндерме, белмим, нәкъ шул көнне эшенә мин больницада вакытта 3 авырлы хатын рәттән кергән һәм бу моны Аллаһтан билге дип кабул иткән инде, хотя без ул вакытта диндә түгел ...


3 көннән күремең килмәсә, кабат кил дип кайтарып җибәрделәр, һәм мин авырлы түгел мин дигән ышаныч белән сөенеп кайтып киттем, 2 көннән бик каты эчем авырта башлады һәм без Нияз белән Казанга чыгып киттек ...
УЗИда "смещение спирали", ХГЧ анализ бирергә куштылар. Минем бөтен планнарым чәлпәрәмә килде, ХГЧ буенча - беременность подтвердилась ... Ни өчен чәлпәрәмә килде дим? Чөнки карьерист хатын-кыз өчен бу катастрофа иде!

Минем бу 3 көндә ниләр кичергәнемне бер Аллаһ кына белә, то беременность бар, то юк... Тагын бер проблема - спираль! Үлчәүнең бер ягында - аны алдыртмасаң балаңа берегеп үсә, зыян китерәчәк, икенче ягында - алдырганда выкидыш була... (Казан врачлары гомумән спиральне алдырудан баш тартты).


Бар йөрәгемне учка җыеп киттем Теләче врачларына. Миңа анализлар яза башлады табиб, СПИДка тегесе босы, нәрсәгә бу дим? Учетка басарга дип уйлыйм бит инде... "на аборт, со спиралью нельзя рожать, тем более спираль так близка к плоду" - ди. Ә минем тормыш принцибы - НИКАКИХ АБОРТОВ и все на этом! "ЮК, сез мине дөрес аңламадыгыз, миңа баланы түгел, спиральне алдырырга кирәк!" Врач миңа күзләрен тутырып карады да: "Рафиля, милая моя, когда спираль начнем вытаскивать, все равно произойдет выкидыш и придется потом тебя чистить, а если еще и кровотечение откроется, что потом делать" - ди... ШУЛЧАК минем күңелдә ныклы ышаныч барлыкка килде, каян килгәндер ул белмим. Нык итеп: "НЕ БУДЕТ КРОВОТЕЧЕНИЯ!" - дим, врачка бит ул күз алдына китерегез әле "Откуда такая самоуверенность?"- ди врач. "РАЗ МНЕ АЛЛАҺ ДАЛ ЭТОГО РЕБЕНКА ЧЕРЕЗ СПИРАЛЬ, ЗНАЧИТ ОН ТАК БЫСТРО НЕ ОТБЕРЕТ ЕГО У МЕНЯ" - дигәнемне сизми дә калдым ...


ТЕЛӘЧЕдә гинекологлар просто АЛТЫН, Аллаһка шөкер, шул сүзләремнән соң табиб түзә алмады булса кирәк, "ят" - диде ... Һәм беләсезме, спираль һәм яралгы арасында 2 мм ара иде, врач спиральне УЗИсыз, махсус аппаратларсыз, вслепую алды һәм кан китеп баласы төшәргә тиешле Рәфиләдән 1 бөртек тә кан чыкмады ... Врачка да Аллаһның рәхмәтләре булсын инде, Наталья Васильевна иде ул!

Ни өчен шулай тәфсилләп язам... Аллаһ биргән икән, димәк ул бала туачак, минем уемда гел шул булды! Бу сүзләрне миңа әле күп тапкырлар кабатларга туры киләчәк ...


Алда минем тормышымдагы иң авыр период башланып китте, тулаем эшкә чумдым. Эштә яңа җитәкче куйдылар, аның бн көчле аңлашылмаучаклыклар башланды, ә карьерада - үсеш, ай саен мин республика бәйгеләрендә җиңеп зур күләмдә акчалата премияләр ота башладым, токсикоз башланды, өйдә дә атмосфера авыр, иргә игътибар итәргә вакыт та, теләк тә юк, эштә начальникка ярап булмый, минем җиңгәннәргә сөенәсе урынга гел аяк чала башлады... Кремльга бүләкләргә чакырдылар , шунда җибәрмәскә тартышты, "китәргә заявление яз" дип кат-кат әйтә иде, авырлы кешегә болай да нерваланырга ярамый, ә монда һаман басым өстенә басым булды.

Кремльга барыбер бардым, Татмедиадан шалтратып шелтә белдерделәр дә әфәндегә, мин киттем таксига утырып, кайтканда юл буе токсикоздан косып кайттым аннары ... Чәчәкләр һәм диплом тотып
833 viewsРафиля Шамсутдинова, 20:57
Открыть/Комментировать
2023-04-16 23:45:32
824 viewsРафиля Шамсутдинова, 20:45
Открыть/Комментировать
2023-04-16 23:36:13
ТИЗДӘН КУРСЛАР ТУРЫНДА ТУЛЫРАК ИНФОРМАЦИЯ БИРӘЧӘКМЕН! Программасы искиткеч булачак Аллаһ боерса
832 viewsРафиля Шамсутдинова, 20:36
Открыть/Комментировать
2023-04-16 23:06:58
Рамазан аеның соңгы көннәре намазга басу, яулык ябу өчен искиткеч вакыт ДУСЛАРЫМ Әйдәгез, тәвәккәл итик! Аллаһка тапшырып
927 viewsРафиля Шамсутдинова, 20:06
Открыть/Комментировать
2023-04-16 00:28:40
Бер яңалык әйтәчәкмен тиздән

көтәм
түземсезләнеп
сөбханАллаһ
2.0K viewsРафиля Шамсутдинова, 21:28
Открыть/Комментировать
2023-04-15 23:39:00
Монсы минем 18 яшьтә намаз укырга өйрәнгән дәфтәрем. Рәшидә абыстай китабыннан карап язганны хәтерлим, хаталары күп, ансына игътибар итмәгез инде, ул чакта каян белеп бетерәсең барсын да ... Шулай язып өйрәндем мин намазны, яздым күчереп, аннары ятладым әкренләп... Сез дә шулай эшли аласыз, кстати, мин авыр ятлыйм , миңа шулай җиңелрәу тоелды ул чакта
2.0K viewsРафиля Шамсутдинова, 20:39
Открыть/Комментировать
2023-04-15 22:52:45 Кыскасы, шулай динсез тормышта яшәп, инде намазның бөтен тәртипләрен өйрәнгәннән соң да сизелмичә дә 9 ел вакыт үтеп китте, мин һаман вакыт суздым, башлап җибәрер өчен нидер көттем ...


2015 ел, сентябрь ае ... Мин декреттан соң эшкә чыгып ярты ел эшләгән чак, өйдә бернигә җитешмим, 2 яшьлек Язиләне садиктан иң соңгы булып мин алам, эш дип чабам, ирне уйлаган да юк, ул да көне-төне эштә, отношениелар әкренләп көннән-көн начарлана ... Ләкин миңа эш мөһим, эшем минем һәрчак беренче урында иде дусларым, ир дә түгел, бала да түгел, мин бик каты ярата идем эшемне, һәм Аллаһ мине гаиләдә генә түгел, ә эшем белән дә бик нык сынады ...

(Вакыйгаларның дәвамын киләсе постта ин шә Аллаһ иртәгә язам, бу өлешне тулаем укып чыккан булсаң берәр комментарий калдыр)


дәвамын көтәм
рәхмәт
сөбханАллаһ
2.0K viewsРафиля Шамсутдинова, 19:52
Открыть/Комментировать
2023-04-15 22:52:45 НИЧЕК МИН ДИНГӘ КИЛДЕМ

Беренче бүлек

Операция өстәлендә ятканда минем башта бары бер уй иде ... ХӘЗЕР үлсәм , МИН АЛЛАҺ КАРШЫНА НИЧЕК КИЛӘМ? Яулыксыз... Ник япмадым дим? Нәрсә комачау итте дим... ЮК, ҖАВАП ЮК, берничек тә аклана алмыйм, исән-сау калсам ярар иде Я Раббым, дингә килергә кирәк, балаларым хакына калдыр ...

Кеше дингә төрлечә килә дусларым, ләкин күп очракта бу сайлау сынаулар аша бирелә, минем белән дә шулайрак булды... Дингә килгән елны мине Аллаһ ару гына сынады, сөбханАллаһ, ул вакытта авыр булса да, хәзер мин бик рәхмәтле бу сынауларга, бик рәхмәтле, чөнки алар мине яңа дәрәҗәгә чыгару өчен Аллаһтан җибәрелгән сынаулар булган бит ...

Мин дини гаиләдә үсмәдем, ләкин әти-әни тәртипле, әдәпле булырга өйрәтте, әни һәр кич йокларга яткач белгән догаларны сөйләттерә иде. Аллаһка шөкер, әбиләрем берсе Пәйгамбәрләр тормышларын сөйли, догалар ятлата иде, икенчесе белән бергә ураза тотам һәм аннан һәрчак Җәннәт/Җәһәннәм турында сөйләттерә идем, аннары үзем шул ут эчендәге кешеләрне уйлап куркып йоклап китә алмый ята идем.

Динне мин әбиләр генә тота торган бер нәрсә дип кабул итә идем һәм кайчан булса да, картайгач, пенсиягә чыккач мин дә тотармындыр дип уйлый идем. Яулык япкан кызларны гомумән аңламый идем, ничек инде эсседә яулыкка төренеп йөрергә, рәхәтләнеп шортик һәм маечкалар яки җелфердәп торган кыска күлмәкләр киеп, чәчләреңне җылы җәйге җилләрдә туздырып йөрмичә дип уйлый идем ... Кыскасы, мин диннән бик үк ерак та, бик үк якын да түгел идем.

2006 елда мин Исмәгыйль хәзрәт белән таныштым, ул әле яшь студент егет иде (хәзер 5 бала атасы, Теләче мөхтәсибе, сөбханАллаһ) , мин аларның гаиләсен ТВга төшердем, шуннан ул мин эшләгән "Теләче" радиосына таршырулар яздырырга һәр ҖОМГА диярлек килеп йөри башлады. Хәзрәт каршында яулыксыз утыра идем инде дусларым, хәзер уйласам да оят. Ул безне - шунда эшләүче кызларны әкренләп кенә вәгазьләде.

Аның бн аралаша башлагач мин намаз укырга өйрәнергә кирәк дигән карарга килдем. Ул вакытта миңа 18 яшь иде. РӘШИДӘ АБЫСТАЙ ИСХАКЫЙның "НАМАЗ УКУ КИТАБЫ" дигән китаптан намаздагы догаларны ятлап, 2 рәкәгатьле намазны өйрәндем. Һәм, намаз укый башладым дигәнне көтәсездер, юк укый башламадым шул ... Намаз минем өчен авыр чагымда башкара торган бер гамәлгә әйләнде. Күңелем төшкәндә, мунчадан чыккач чиста килеш дип, кәеф булмаганда, берәрсе авыр сүз әйтсә мин кайта идем дә әбидән калган күлмәкләрне киеп намаз укып ала идем, шуннан тынычланып китә идем.



Мөселман кеше 5 вакыт намаз укырга тиешлекне мин яхшы аңлый идем, ләкин башкалар пожалуйста укысын, только мин генә түгел, мин "не готова" әле дип уйлый идем, хәзер күп кызлар үземә дә шул сүзне яза, мин аларны аңлыйм, бу шундый көчле бер сәбәп кенә инде, эшләмәс өчен сәбәп табу - "не готова!" , ә чынлыкта дингә беркем дә "готова" мин дип килеп керми ...


Мин гомумән 5 вакыт намазны ничек укып җитешеп булсын инде аны, озаклап тәхәрәт аласы, аннары озаклап укыйсы, берничек укый алмыйм, эшлим бит мин дип уйлана идем, ә хәзрәткә "вакыты җитмәгән әле" - дия идем. Иң мөһиме Исмәгыйль абый беркайчан беркемне көчләп дингә өндәми иде, в этом и вся его прелесть урыс әйтмешли, ни генә булса да, минем беренче намазларымны укуда аның өлеше бик зур!
Мин әле аны радиога тапшыру яздырырга килгәч "каверзный" сораулар белән башын әйләндерә идем, ә ул бик шома гына һәр сорауга шәп итеп җавабын табып, минем "авызны йома" иде

Алай да берьюлы РАМАЗАН аенда мин 5 вакыт намаз укып карадым бит, кызык өчен, ничек микән ул дип кенә. Юк-юк, үзем укый башларга исәбемдә дә юк иде , просто кызык өчен , һәм шул көнне ничек рәхәт булганын белсәгез икән, ләкин рәхәт булса да, намазга басарга кыюлык җитмәде, кабат чәч-башымны туздырып, кыска итәкләремне киеп эшкә киттем ...

Тормыш дәвам итте, 22 яшьтә кияүгә чыктым, иртәгә никахым дигән төндә тәхәрәтләр алып намаз укып Аллаһтан Ниязны хәерле ир булсын дип сорадым, 23 тә бала таптым, Исмәгыйль абый никах укыды, аннары Язиләгә исем кушты, ансы да не без приключений булды инде безнең (башка вакытта ансын) ...
2.0K viewsРафиля Шамсутдинова, 19:52
Открыть/Комментировать
2023-04-15 22:50:43
1.9K viewsРафиля Шамсутдинова, 19:50
Открыть/Комментировать