Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

НИЧЕК МИН ДИНГӘ КИЛДЕМ Беренче бүлек Операция өстәлендә ятк | РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

НИЧЕК МИН ДИНГӘ КИЛДЕМ

Беренче бүлек

Операция өстәлендә ятканда минем башта бары бер уй иде ... ХӘЗЕР үлсәм , МИН АЛЛАҺ КАРШЫНА НИЧЕК КИЛӘМ? Яулыксыз... Ник япмадым дим? Нәрсә комачау итте дим... ЮК, ҖАВАП ЮК, берничек тә аклана алмыйм, исән-сау калсам ярар иде Я Раббым, дингә килергә кирәк, балаларым хакына калдыр ...

Кеше дингә төрлечә килә дусларым, ләкин күп очракта бу сайлау сынаулар аша бирелә, минем белән дә шулайрак булды... Дингә килгән елны мине Аллаһ ару гына сынады, сөбханАллаһ, ул вакытта авыр булса да, хәзер мин бик рәхмәтле бу сынауларга, бик рәхмәтле, чөнки алар мине яңа дәрәҗәгә чыгару өчен Аллаһтан җибәрелгән сынаулар булган бит ...

Мин дини гаиләдә үсмәдем, ләкин әти-әни тәртипле, әдәпле булырга өйрәтте, әни һәр кич йокларга яткач белгән догаларны сөйләттерә иде. Аллаһка шөкер, әбиләрем берсе Пәйгамбәрләр тормышларын сөйли, догалар ятлата иде, икенчесе белән бергә ураза тотам һәм аннан һәрчак Җәннәт/Җәһәннәм турында сөйләттерә идем, аннары үзем шул ут эчендәге кешеләрне уйлап куркып йоклап китә алмый ята идем.

Динне мин әбиләр генә тота торган бер нәрсә дип кабул итә идем һәм кайчан булса да, картайгач, пенсиягә чыккач мин дә тотармындыр дип уйлый идем. Яулык япкан кызларны гомумән аңламый идем, ничек инде эсседә яулыкка төренеп йөрергә, рәхәтләнеп шортик һәм маечкалар яки җелфердәп торган кыска күлмәкләр киеп, чәчләреңне җылы җәйге җилләрдә туздырып йөрмичә дип уйлый идем ... Кыскасы, мин диннән бик үк ерак та, бик үк якын да түгел идем.

2006 елда мин Исмәгыйль хәзрәт белән таныштым, ул әле яшь студент егет иде (хәзер 5 бала атасы, Теләче мөхтәсибе, сөбханАллаһ) , мин аларның гаиләсен ТВга төшердем, шуннан ул мин эшләгән "Теләче" радиосына таршырулар яздырырга һәр ҖОМГА диярлек килеп йөри башлады. Хәзрәт каршында яулыксыз утыра идем инде дусларым, хәзер уйласам да оят. Ул безне - шунда эшләүче кызларны әкренләп кенә вәгазьләде.

Аның бн аралаша башлагач мин намаз укырга өйрәнергә кирәк дигән карарга килдем. Ул вакытта миңа 18 яшь иде. РӘШИДӘ АБЫСТАЙ ИСХАКЫЙның "НАМАЗ УКУ КИТАБЫ" дигән китаптан намаздагы догаларны ятлап, 2 рәкәгатьле намазны өйрәндем. Һәм, намаз укый башладым дигәнне көтәсездер, юк укый башламадым шул ... Намаз минем өчен авыр чагымда башкара торган бер гамәлгә әйләнде. Күңелем төшкәндә, мунчадан чыккач чиста килеш дип, кәеф булмаганда, берәрсе авыр сүз әйтсә мин кайта идем дә әбидән калган күлмәкләрне киеп намаз укып ала идем, шуннан тынычланып китә идем.



Мөселман кеше 5 вакыт намаз укырга тиешлекне мин яхшы аңлый идем, ләкин башкалар пожалуйста укысын, только мин генә түгел, мин "не готова" әле дип уйлый идем, хәзер күп кызлар үземә дә шул сүзне яза, мин аларны аңлыйм, бу шундый көчле бер сәбәп кенә инде, эшләмәс өчен сәбәп табу - "не готова!" , ә чынлыкта дингә беркем дә "готова" мин дип килеп керми ...


Мин гомумән 5 вакыт намазны ничек укып җитешеп булсын инде аны, озаклап тәхәрәт аласы, аннары озаклап укыйсы, берничек укый алмыйм, эшлим бит мин дип уйлана идем, ә хәзрәткә "вакыты җитмәгән әле" - дия идем. Иң мөһиме Исмәгыйль абый беркайчан беркемне көчләп дингә өндәми иде, в этом и вся его прелесть урыс әйтмешли, ни генә булса да, минем беренче намазларымны укуда аның өлеше бик зур!
Мин әле аны радиога тапшыру яздырырга килгәч "каверзный" сораулар белән башын әйләндерә идем, ә ул бик шома гына һәр сорауга шәп итеп җавабын табып, минем "авызны йома" иде

Алай да берьюлы РАМАЗАН аенда мин 5 вакыт намаз укып карадым бит, кызык өчен, ничек микән ул дип кенә. Юк-юк, үзем укый башларга исәбемдә дә юк иде , просто кызык өчен , һәм шул көнне ничек рәхәт булганын белсәгез икән, ләкин рәхәт булса да, намазга басарга кыюлык җитмәде, кабат чәч-башымны туздырып, кыска итәкләремне киеп эшкә киттем ...

Тормыш дәвам итте, 22 яшьтә кияүгә чыктым, иртәгә никахым дигән төндә тәхәрәтләр алып намаз укып Аллаһтан Ниязны хәерле ир булсын дип сорадым, 23 тә бала таптым, Исмәгыйль абый никах укыды, аннары Язиләгә исем кушты, ансы да не без приключений булды инде безнең (башка вакытта ансын) ...