Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Эшкә барам, көн дә кара көйгән йөз, көндә берәр претензия, өст | РАФИЛЯ ШАМСУТДИНОВА🌿

Эшкә барам, көн дә кара көйгән йөз, көндә берәр претензия, өстәвенә 3 кеше урынына берүзем калдым, компьютерлар иске, юньләп эшләми, гәҗит соңарып китә, язу да, тикшерү дә, верстка да үземә калды берсендә, шулвакытта бик ямьсез тотты үзен, мин бик куркып калдым, 6 айлык авырлы чак иде, ниләр булганын язып тормыйм... Күп тә үтмәде, эштә вакытта иртәнге планеркадан соң миннән шарлап кан китте ... Бик курыктым, бик, ләкин минем эчемдә ышаныч көчле иде, балага берни булмаячак!


10 көн роддомда ятып кына тордым, кан туктады. Эшкә чыктым кире... Шул вакытта мәрхүм элеккеге прокурор белән сөйләшергә туры килде, җитәкчене сорашты да, "судка бир, башын себерке итәләр" - диде! Юк, бирмәдем, ничек инде мин япь-яшь белгечнең шулай тормышын бозыйм ди?! Ни хакым бар, барыбер тиздән декретка китәсе, күп калмады, түзим, декреттан кире чыгышыма тынычланыр дип уйладым... Ә ул менә минем тормышны, минем карьераны элеп тә бирмәде, декреттан чыгышыма мине "АКТ О СОКРАЩЕНИИ" көтә иде, мин декретта чакта ялган донослар белән өстемнән йөри-йөри, Татмедиага барып минем хакта ялган сөйләп ул мине тәки эштән алдыртты! Ансы инде башка история...


Менә шушы вакытларымда кыенлыклардан гаҗиз булып, нишләргә белмичә, мин намазга бастым, яулык япмадым, ләкин 5 вакыт намазга бастым . Намаз укыгач бар авыр уйларым эреп юкка чыга иде, сумкага яулык тыгып барып, эштә дә качып кына тәхәрәт алып, обед вакытында өйлә намазын укый идем, калганнарын кайткач (әле эштә туалет урамда иде, ә мин 5-6 айлык авырлы, кар ерып чыгып урамда юынып керә идем)...


Декретка киткәндә миңа "саубулыгыз" дип тә әйтмәде ул кеше, декреттан чыккач та "исәнмесез" дә дип әйтмичә просто 13 ел буе үлеп яратып эшләгән эшемнән чыгарып җибәрде... Нием ошамады минем аңа белмим, җеннәребез килешмәгәндер инде күрәмсең... Аллаһ Тәгалә барыннан да өстен күреп яраткан нәрсәдән, эштән, яраткан кешедән аера ди бит ул, алай көчле эшне яратырга ярамаганлыгын мин хәзер генә аңлыйм... Кешеләрне дә Аллаһтан өстен куеп берүк ярата күрмәгез.

ЛӘКИН МИН ШУЛ ХӘТЛЕ РӘХМӘТЛЕ УЛ АДӘМГӘ! УЛ МИНЕ авырлы килеш шулай КӘҺӘРЛӘМӘГӘН БУЛСА, мин намазга басмас идем! Аллаһ Тәгалә җибәргән бер ЗУР БҮЛӘК ул минем тормышымдагы, ул вакытта рәнҗедем, яшермим, ләкин хәзер минем аңа рәнҗешем юк, бәхетле булсын, эшендә, тормышында уңышлар телим аңа! Мәккәдә КәгъбәтуЛлаһ каршында да бары изге теләкләр генә теләдем аңа, чынга ашуын көтәм, Аллаһ насыйп итсен Ул вакытларны да аңа нәфрәтләнеп язмыйм, минем ул вакыттагы халәтемне яхшырак аңлавыгыз өчен генә тукталдым, чөнки дингә килүем шул вакыйгалар белән тыгыз бәйле.

Җәннәттә яшәмибез беребез дә, бу дөньяга сыналыр өчен килгәнбез, шуңа да бу тормышта һәркемнең үз сынаулары, ул барыбызныкы да бар ...
Аның бн бәйле сынауларым һаман бара, аның эшләгән тагын бер зур этлеге өчен 8 суд булды инде, һаман дәвам итә ... Ансына да рәхмәтле мин, чөнки ул сынау булмаса , Аллаһ башкасын бирер иде, монсын гына ерып чыгарбыз, ин шә Аллаһ, моннан да олыларын бирә күрмәсен

Дәвам итим, ДЕКРЕТка чыктым, Аллаһка шөкер, ПДР - 10-12 июнь көне иде. 8 айлык авырлы чагым, авылга кайтып киттем Язилә белән (аңа 3 яшь).
8 май, 2016 ел, иртәнге 9.00 тирәсе, урынымнан торсам, җылылык агып төшеп китте, су китте ахрысы дим, иртә бит 8 ай гына ... Карадым, юк, су түгел, чип-чиста КАН ... Ничек төнлә кан агып ятып, белмичә дә үлеп китмәгәнмен инде мин, Аллаһ саклаган...


(дәвамы иртәгә кич белән, ин шә Аллаһ)