2023-02-24 07:20:52
Җомга коймагы
Пәйгамбәребез: *"Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә яхшылык итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, юкса тик торсын!"*- дигән.
"(Дәвамы) Кунакка хөрмәт итү Ислам динендә гүзәл холык вә тереклек итешү санала. Бу хәл гарәпләрдә Исламнан элек тә бик хуш күрелгән гадәтләрдән иде. Гарәпләрнең кунак хөрмәт итүләре – төрек халыкларыныкыннан аерылмый иде. Бер гарәп шагыйре бу турыда: "Мендәр вә сырмаларымны кунагыма бирәм, өем дә кунаккадыр. Янымда каплаулы вә гыйффәтле бер киек булган хәлдә (сөйгәнен күз алдында тота), кунак белән шөгыльләнүемә киртә була алмый. Кунагым белән сөйләшәм, чөнки сөйләшү үзе дә кунакка хөрмәт итүдән. Ләкин аның йокларга мохтаҗ икәнлегеннән дә хәбәрсез түгелмен, йокысына киртә булмыйм", – дип мактана.
Монда зекер ителгән хәдис белән дәлилләп, зур галимнәрдән Ләйс ибн Сәгъд кунак килгәндә аны кунак итү ваҗиб дип дәгъва кыла. Кунакны сыйлау кирәк ваҗиб вә кирәк макталган вә фазыйләтле эш кенә булсын, гадәттән артык зурламау, мал вә гомер исраф итмәү шарттыр. Артык тырышулар, байлык вә вакытны исраф итүгә сәбәп булган кунак итүләрдәге гөнаһлар, кунак хөрмәт кылу бәрабәренә була торган савапларны да артып китә. Бер аш мәҗлесендә ике-өч сәгать кадәр гомер үткәрү вә килмәгән кешеләрне көтеп утыру, сөйләнә торган сүзләрнең сафсатадан гыйбарәт булулары иң күңелсез вә мәгънәсез нәрсәләрдер. Гомуми чакырулар, гомуми мәҗлесләрдә сәгатьләр вә минутлар игътибарга алынмаганнан сон, кесәләргә сәгать салып йөрү файдасыз". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 321 нче хәдис. 1916).
Раббым безгә кунакларның хакын зурлап яшәргә насыйп итсен.
346 views04:20