2023-03-10 09:22:38
Җомга коймагы
Пәйгамбәребез: *"Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә яхшылык итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, юкса тик торсын!"*- дигән.
"(Дәвамы) Хатыйблар исә сөйләшү файдалы икәнлеге хакында бу рәвештә дәлил китерәләр:
Сөйләшү хәерлерәк. Чөнки тик торучының файдасы үзенең баш очыннан үтми, әмма сүз белән бик күп файдалар кылырга мөмкин. Сөйләшмәгән кешеләр исә тыңлап торырга мәҗбүр булалар, хәлбуки, Коръән Кәрим: "Ялган сүзләрне тыңлыйлар", – дип ялганны сөйләүче белән тыңлаучыны бер дәрәҗәгә куя, аның сөйләми тик торуына кыйммәт бирми. Тик тору ничек яхшы булсын, аңа тарафдарлык кылучылар вә дәгъваларын исбат итәргә тырышучылар үзләре дә сүз сөйләргә мохтаҗлар. Әмма сүзнең яхшы икәнлеген исбат кылыр өчен тик торырга хаҗәт юк. Сүзләр риваять ителә, мәҗлесләрдә сөйләнә, әмма тик торуның риваять ителгәне бу көнгә кадәр булганы юк. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне сөйләми тик тору белән түгел, бәлки сүз сөйләү белән җибәрде. Тик тору сәбәпле сүз төзәлми, бәлки бозыла. Тик тору сәбәпле хәтер зәгыйфьләнә, хис начарлана. Шуның өчен гарәпләр телләре ачылу белән балаларына шигырьләр ятлаталар вә шуларны кабатлаталар, бик кычкырып сөйләргә гадәтләндерәләр иде. Тел никадәр күп селкенсә, шулкадәр яхшылана; остара, тик тору сәбәпле ялкаулана, эшлексезләнә, кайсы гына әгъза эшсез вә хәрәкәтсез торса, зәгыйфьләнә, тел дә шул җөмләдән, әгәр дә тик торган булса, Рәсүлүллаһ Нәбига әл-Җәгьдигә: "Аллаһ тешләреңне төшермәсен [киная мәгънәсе: Нинди гүзәл сүзләр сөйлисең]", – дип дога кылган булыр идеме? Нәбига йөз ел тик торган булса да мондый бәрәкәтле доганы ала алмаган булыр иде. Рәсүлүллаһның һич вакытта: "Аллаһ синең бу сөйләми тик торуыңны онытмас", – дигәне ишетелмәгән иде, әмма Кәгьб ибн Мәликкә: "Аллаһ синең бу сүзләреңне онытмас", – диде. Хәссән хакында да шундый олуг сүзләр сөйләгән иде. Зияд ибн Әби хотбә сөйләргә керешсә, имам Шәгьбинең: "Туктый гына күрмәсә ярар иде", – дип торганлыгы риваять ителә (Зияд бик ләззәтле вә әсәрле сөйләүчеләрдәндер). Гамер ибн Габид, Һишам ибн Хәссән, Әбан ибн Әбу Гәяш вә шулар дәрәҗәсендә олуг кешеләр фәкать сүзен тыңлар өчен Фазыл ибн Гыйсә әр-Рәккаши мәҗлесенә баралар иде. Бу кешеләрнең һич вакыта "тик тору" мәҗлесләренә йөрүләре риваять ителмәгән". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 321 нче хәдис. 1916).
Раббым безгә сүзләрнең хәерлесен бирсен.
1.1K views06:22