2023-03-03 07:08:54
Җомга коймагы
Пәйгамбәребез: *"Бер кеше Аллаһы Тәгаләгә вә ахирәт көненә иман китерсә, күршесенә яхшылык итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, кунагын хөрмәт итсен. Бер кеше Аллаһыга вә ахирәт көненә иман китерсә, сөйләгән вакытында яхшы сүз сөйләсен, юкса тик торсын!"*- дигән.
"(Дәвамы) Күп сөйләү файдалымы, яки сөйләми тик тору файдалымы? Хатыйплар (сүз осталары) белән сүз сөйләүдән гаҗизләр арасында бу турыда тартышу бара. Җәхизның "Әл-бәян вә әт-тәбйин" исемле әсәренең төрле урыннарыннан вә башка китаплардан җыеп бу мәсьәләне без бер бәхәсләшү сурәтенә куябыз. Бәлки кайбер әдәп әһелләре файдаланырлар:
*Сөйләшми тик тору файдалы диючеләрнең дәлилләре бу нәрсәләр:*
Сөйләшми тик тору яхшырак. Хәдис галимнәре Габдуллаһ ибн Гамер ибн әл-Гастан: "Эндәшмәгән – котылган" рәвешендә хәдис риваять итәләр. Гүя Локман хәким үзенең улына: "Ий, улым! Тик торуым өчен үкенгәнем юк, әмма сөйләшүем өчен бик күп мәртәбәләр үкендем", – дип нәсыйхәт иткән була.
Акыл – зиннәт вә дәшмәү сәламәтлек,
Әгәр сөйләсәң күп сүзле булма.
Мин бер тапкыр булса да дәшмәвемә үкенмәдем,
Ә сөйләгәнемә күп мәртәбә үкендем.
Тик тору – хасталык булса, сөйләү – үлемдер. Әлбәттә, үлемгә караганда хасталык яхшырак.
Әгәр дә "Баракыш" өрми тик яткан булса иде, аның әһеле талану вә үтерелүдән сәламәт калган булыр иде. Гарәпләр: "Тик тору хикмәт, ләкин моны кылучы аз", – диләр. Тик тору өчен сугылган вә үтерелгән кеше юк, әмма сөйләгән өчен сугылучы-үтерелүче (вә штрафлар түләүче) күп була.
Рәсүлүллаһ хәзрәтләре: "Дәшми торып сәламәт булучыны вә яхшыны сөйләп ганимәткә ирешкәнне Аллаһ мәрхәмәт кылсын" – дип, сөйләшми торуны сәламәтлек вә сүзне ганимәт [трофей] санады. Ганимәткә караганда сөйләми тик торуның кыйммәтрәк икәнлеге мәгълүм. Гарәпләр: "Сүзең көмеш булса, тик торуың алтын", – диләр". (Риза Фәхретдин. "Җәвамигуль Кәлим шәрехе". 321 нче хәдис. 1916).
Раббым безгә сүзләрнең хәерлесен бирсен.
427 views04:08