Твороглы сметанникКамыр очен кулландым:
Ак май - 1пачка
Йомырка - 1шт.
Шикэр комы - 0,5 ст.
Он - 2-3ст.
Разрыхлитель -0,5б.к.
Беренче эчлек очен:
Эремчек (творог) - 1пачка
Йомырка - 2шт.
Шикэр комы - 0.5ст.
Икенче эчлек очен:
Кибет каймагы - 2ст.
Ванилин - 1пачка
Шикэр комы - 0,5ст.
Йомырка - 2шт.
Йомшарган майга он, шикэр комы, разрыхлитель салып ышкыйбыз, йомырка кушып йомшак камыр басып куябыз.
Камыр ял иткэндэ эчлек ясыйбыз. Ул безнен ике торле була.
Беренче кат: эремчеккэ шикэр комы, йомырка салып яхшылап болгатабыз, блендер белэн булса тагын да яхшы.
Икенче кат: каймакка шулай ук шикэр комы, йомырка хэм ванилин салып болгатабыз.
Табаны майлыйбыз камырны ян-якларын оскэ менгереп ук жэябез. Аска беренче кат эчлекне салып калдырабыз, ул эремчектэн тора. Остенэ каймаклы эчлекне агызабыз. Духовкага 180 градуска 40-45 минутка тыгабыз. Пирогны духовкадан алгач суытабыз, хэм кисеп табынга куябыз (кайнар килеш кисуе авыр булачак). Чэйлэрегез тэмле булсын!
@tamle_receptlar