Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Дин турында

Логотип телеграм канала @dvmhuzur — Дин турында Д
Логотип телеграм канала @dvmhuzur — Дин турында
Адрес канала: @dvmhuzur
Категории: Религия
Язык: Русский
Количество подписчиков: 1.35K
Описание канала:

Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз.
«Дин вә мәгыйшәт» редакциясе.
«Хозур» нәшрият йорты.

Рейтинги и Отзывы

3.00

3 отзыва

Оценить канал dvmhuzur и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

2

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

1


Последние сообщения

2022-11-05 12:40:39 #хәдис

Әбү Һөрайра Габдрахман бине Сәхер радыяллаһу ганһе болай дип әйтте: «Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең тәннәрегезгә, йөзләрегезгә (сурәтләрегезгә) карамый, әмма Ул сезнең йөрәкләрегезгә карый», – дип әйтте».

Имам Мөслим хәдисләр җыентыгыннан

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #ислам
168 views09:40
Открыть/Комментировать
2022-11-04 16:20:44
Татарстанда шәкертләр арасында иң яхшы татар вәгазьчесе билгеләнәчәк

Россия ислам институты дини уку йортлары студентлары арасында республикакүләм татарча вәгазь укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителү хакында игълан итә.

Әлеге бәйгедә Татарстан Республикасы урта һөнәри һәм югары мөселман уку йортларының көндезге бүлегендә белем алучы студентлар катнаша ала.

Бәйгегә чыгышлар видео форматында кабул ителә. Чыгышлар татар телендә, традицион формада башкарылырга, яхшы сыйфатлы булырга, видеоязма 7-10 минуттан артмаска тиеш. Вәгазь темасы – ирекле.

Бәйге ике этапта үткәрелә:

2022нче елның 11нче декабренә кадәр видеоязмалар кабул ителә;
2022нче елның 17нче декабренә кадәр жюри әгъзалары тарафыннан чыгышларга бәя бирелә.

Әлеге конкурста катнашу өчен 2022нче елның 11нче декабренә кадәр нигезләмәдә бирелгән кушымтаны тутырып, видеоязманы riitatkafedra@mail.ru адресына җибәрергә кирәк.

Бәйге эшләрен шулай ук Казан шәһәре, Газовая урамы, 19нчы йорт, Россия ислам институты, татар теле һәм милли мәдәният кафедрасына (икенче кат, 222нче бүлмә) тапшырырга мөмкин. Тел.: +7 (843) 277-68-26.

Җиңүчеләргә, призлы урыннар алучыларга бүләкләр тапшырылачак.

Нигезләмә БИРЕДӘ.

Бу хакта тулырак: http://dumrt.ru/news/news_28345.html
333 views13:20
Открыть/Комментировать
2022-11-04 11:15:36 Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: «Кояш чыккан иң яхшы көн – җомга», – дип әйткән.

Бүген ахшам намазы белән бергә көннәрнең иң кадерлесе булган ҖОМГА көнгә аяк басабыз.

Пәйгамбәребезнең еш кына шушы доганы кыла торган булган:
Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрәти хәсәнәтән, вәкыйнәә гәзәбәннәр
Безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылыкны бир. Безне ут газабыннан да Үзең сакла!

Әәмин!

Җомга көне мөбарәк булсын, кадерле укучыларыбыз!
397 views08:15
Открыть/Комментировать
2022-11-04 08:10:16
Җомга иртәсе мөбарәк булсын!
406 views05:10
Открыть/Комментировать
2022-11-03 16:31:04
Тыңлагыз!
454 views13:31
Открыть/Комментировать
2022-11-03 16:29:39 Сез безгә еш кына догалар, сүрәләр кертүне сорап язасыз. Менә бүген сезнең сорауга җавап итеп, Аятел-Көрсинең укылышын тәкъдим итәбез.

Аятьне укучы: Мәхмүд Хәлил Әл-Хусари

Аятел-Көрси - Әл-Бәкара сүрәсенең 255нче аяте. Мөселманнар арасында иң еш ятлана торган аятьләр рәтенә керә.

ٱللَّهُ لَاۤ إِلَـٰهَ إِلَّا هُوَ ٱلۡحَیُّ ٱلۡقَیُّومُۚ لَا تَأۡخُذُهُۥ سِنَةࣱ وَلَا نَوۡمࣱۚ لَّهُۥ مَا فِی ٱلسَّمَـٰوَ ٰ⁠تِ وَمَا فِی ٱلۡأَرۡضِۗ مَن ذَا ٱلَّذِی یَشۡفَعُ عِندَهُۥۤ إِلَّا بِإِذۡنِهِۦۚ یَعۡلَمُ مَا بَیۡنَ أَیۡدِیهِمۡ وَمَا خَلۡفَهُمۡۖ وَلَا یُحِیطُونَ بِشَیۡءࣲ مِّنۡ عِلۡمِهِۦۤ إِلَّا بِمَا شَاۤءَۚ وَسِعَ كُرۡسِیُّهُ ٱلسَّمَـٰوَ ٰ⁠تِ وَٱلۡأَرۡضَۖ وَلَا یَـُٔودُهُۥ حِفۡظُهُمَاۚ وَهُوَ ٱلۡعَلِیُّ ٱلۡعَظِیمُ

Әгууз̣ү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллааһү ләә иләәһә иллә һү-вәл-хәййүл-каййүүм. Ләә тә’хуз̣уһүү синәтү-вә ләә нәүүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти вә мәә фил-әрдъ. Мәң з̣әл-ләз̣ии йәшфәгү гыйңдәһү илләә би’из̣ниһ. Йәгъләмү мәә бәйнә әйдииһим вә мәә хальфәһүм. Вә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гыйльмиһии илләә бимәә шәәъ. Вәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти вәл-әрдъ. Вә ләә йә’удүһү хифз̣уһүмәә. Вә һүәл-галиййүл- газ̣ыыйм.

«Аллаһы, Аннан башка илаһ юк, [ул башы һәм ахыры булмаган, затына муафыйк тормыш белән мәңге] Тере, [барлыкка китерелгән һәрнәрсәгә] Тереклек бирүче. Аны ою халәте дә, йокы да басмый. Күкләрдәге һәм җирдәге һәммә нәрсә – Аныкы гына. Кем Аның рөхсәтеннән башка Аның каршында шәфәгать кыла алсын? Ул [бар иткән мәхлукъларыннан] элек ни булганны да, соңыннан ни булганын да [һәрнәрсәләрен] белә. Ул [өйрәтергә] теләгән нәрсәләрдән тыш, алар Аның гыйлеменнән берни дә төшенә алмый. [Гарешнең каршындагы тәхете булган] Көрсие [исә] күкләрне һәм җирне каплаган. Аларның икесен саклау Аңа бер дә авырлык китерми. Ул – Бөеклеккә ирештерүче һәм Бөекләрнең Бөеге».

Әгәр дә сорауларыгыз калса, комментарийга языгыз

#дога #язмыш #тәкъдир #хәләл #харам #ислам #дин #хәдис #исламтурында #җомга #авыру #догабулышыр
460 views13:29
Открыть/Комментировать
2022-11-03 11:03:26
465 views08:03
Открыть/Комментировать
2022-11-02 15:31:37 #Коръән
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән:

«Кыямәт көнендә Без гаделлек үлчәүләре корып куячакбыз. Ул көнне һичкемгә нинди дә булса гаделсезлек кылынмас. Кылган эшләрегезнең гәрчич бөртеге кадәрлесен дә үлчәүгә салырбыз. Исәп-хисап ясау өчен Мин үзем дә җитәрмен».

«Әнбия» сүрәсе, 47нче аять
459 views12:31
Открыть/Комментировать
2022-11-02 09:45:30
Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. 31 октябрьгә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 6 079 618, 53 сум акча тупланды.

Соңгы вакытта иң саллы өлешне кертүчеләр рәтендә Яшел үзән, Аксубай, Чүпрәле районы мөселманнарын әйтеп үтәргә мөмкин.

Әлеге мөхтәсибәтләр белән беррәттән, ярдәмнәр Биектау (60 500 сум), Мамадыш (130 000 сум, 114 пар оекбаш, 5 пар перчатка, 7 пар бияләй, 7 пар термокием, җылы күлмәк, кофта, сөлге, сабын), Мөслим (110 000 сум), Бөгелмә (5 пар җылы носки, 3 кг бал) мөхтәсибәтләреннән дә килеп иреште. Кама Тамагы, моңа кадәр бирелгән акчаларга өстәп, 27 000 сум, теркокиемнәр, оекбашлар, бинтлар тапшырды.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитлар: https://t.me/dumrt_tatar/1698

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.
459 views06:45
Открыть/Комментировать
2022-11-02 09:34:26 «Бүләк бирешегез - бер-берегезне сөярсез» (хәдис)

Онытмагыз: елмаю да, җылы сүз дә - бүләк. Имин көннәр булсын, дуслар!
450 views06:34
Открыть/Комментировать