Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җиб | Дин турында

Мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән Татарстан солдатларына ярдәм җибәрү өчен 6 млн сумнан артык акча җыелды!

Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән игълан ителгән акча җыю дәвам итә. 31 октябрьгә республиканың төрле почмакларыннан килгән ярдәм белән, аеруча мөхтәсибәтләр тырышлыгы белән, барлыгы 6 079 618, 53 сум акча тупланды.

Соңгы вакытта иң саллы өлешне кертүчеләр рәтендә Яшел үзән, Аксубай, Чүпрәле районы мөселманнарын әйтеп үтәргә мөмкин.

Әлеге мөхтәсибәтләр белән беррәттән, ярдәмнәр Биектау (60 500 сум), Мамадыш (130 000 сум, 114 пар оекбаш, 5 пар перчатка, 7 пар бияләй, 7 пар термокием, җылы күлмәк, кофта, сөлге, сабын), Мөслим (110 000 сум), Бөгелмә (5 пар җылы носки, 3 кг бал) мөхтәсибәтләреннән дә килеп иреште. Кама Тамагы, моңа кадәр бирелгән акчаларга өстәп, 27 000 сум, теркокиемнәр, оекбашлар, бинтлар тапшырды.

Татарстаннан чакырылган солдатларга махсус хәрби операция кырларына хәләл ризык җибәрү өчен акча җыю дәвам итә. Акциягә теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала.

Акча күчерү өчен реквизитлар: https://t.me/dumrt_tatar/1698

Гуманитар йөкне фронтка җибәрү буенча сорауларны 225 33 22 телефоны буенча бирергә мөмкин.