Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

6 нчы сентябрьдән алып, 11 нче сентябрьгә кадәр Тверь шәһәренд | Театр Кариева

6 нчы сентябрьдән алып, 11 нче сентябрьгә кадәр Тверь шәһәрендә Халыкара балалар спектакльләре фестивале, «ЭХО БДФ» программасы кысаларында, 2021 елның лауретларын тәкъдим итәчәк.

9 нчы сентябрь 18:30 cәгатьтә театрыбыз Тверь яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Мио, минем Мио!» спектаклен күрсәтәчәк. Актерларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

«ЭХО БДФ» проекты Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы @mincult_russia һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә @mosoblculture. Фестивальне оештыручылар - Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры, Тверь өлкәсенең мәдәният министрлыгы, Тверь яшь тамашачы театры.
Проектның сәнгать җитәкчесе - Сергей Безруков.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелды («Театрлар - балаларга» юнәлеше).
@mincult_rt (Министерство Культуры-Республики-Татарстан)