Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Театр Кариева

Логотип телеграм канала @teatrkarieva — Театр Кариева Т
Логотип телеграм канала @teatrkarieva — Театр Кариева
Адрес канала: @teatrkarieva
Категории: Искусство и фото
Язык: Русский
Количество подписчиков: 362
Описание канала:

Наш сайт:⤵️
http://karievteatr.ru/
На сайте Вы можете:
✨Ознакомиться с репертуаром
✨Приобрести билеты
✨ Узнать о проектах
✨Познакомиться с коллективом
✨Приобрести сувенирную продукцию
✨Оставить своё мнение
Ждем Вас в театре!🤗

Рейтинги и Отзывы

2.33

3 отзыва

Оценить канал teatrkarieva и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

0

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

2


Последние сообщения

2022-08-18 15:15:06
6 нчы сентябрьдән алып, 11 нче сентябрьгә кадәр Тверь шәһәрендә Халыкара балалар спектакльләре фестивале, «ЭХО БДФ» программасы кысаларында, 2021 елның лауретларын тәкъдим итәчәк.

9 нчы сентябрь 18:30 cәгатьтә театрыбыз Тверь яшь тамашачы театры сәхнәсендә «Мио, минем Мио!» спектаклен күрсәтәчәк. Актерларыбызга уңышлы чыгыш ясауларын телибез!

«ЭХО БДФ» проекты Президент грантлары фонды, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы @mincult_russia һәм Мәскәү өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә @mosoblculture. Фестивальне оештыручылар - Сергей Безруковның социаль-мәдәни проектларга ярдәм итү һәм үстерү фонды, Мәскәү Губерна театры, Тверь өлкәсенең мәдәният министрлыгы, Тверь яшь тамашачы театры.
Проектның сәнгать җитәкчесе - Сергей Безруков.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куелды («Театрлар - балаларга» юнәлеше).
@mincult_rt (Министерство Культуры-Республики-Татарстан)
87 views12:15
Открыть/Комментировать
2022-08-18 15:13:38
Как бесплатно посещать культурно-массовые мероприятия?

Да-да, это возможно, благодаря Пушкинской карте - совместному проекту Минкультуры, Минцифры и Почта Банка.

Карту могут оформить молодые люди от 14 до 22 лет включительно. Ее номинал в 2022 году - 5000 ₽. Тратить деньги можно на посещение театров, кинотеатров, музеев, выставок, филармоний и других учреждений культуры за счёт федерального бюджета. При этом, потратить на кино можно не более 2000 ₽, и только на фильмы, включённые в программу.

Всего в программе участвуют несколько тысяч организаций культуры. Актуальный список есть на сайте культура.рф.

Оформить карту можно в мобильном приложении «Госуслуги Культура» или в отделении Почта Банка (понадобится паспорт и СНИЛС).

А вы уже пользовались Пушкинской картой?
72 views12:13
Открыть/Комментировать
2022-08-17 19:52:36
Кадерле тамашачылар! Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театры сезне үзенең спектакльләренә дәшә. Җәйнең соңгы атнасын күңелле итеп үткәрик!

25 нче август 18:30 сәгатьтә «Матур CITY»
26 нчы август 18:30 сәгатьтә «Супер кияү»
27 нче август 18:00 сәгатьтә «Мәхәббәт күгәрченнәре»
28 нче август 18:00 сәгатьтә «Корт»
29 нчы август 18:30 сәгатьтә «Ак чәчәкләр кебек...»

Театрда күрешкәнгә кадәр!

Билетлар алу өчен сылтама: https://tickets.karievteatr.ru

Спектакльләргә билетларны «Пушкин картасы» белән дә алырга мөмкин.

#кариевтеатры #театркариева #кариев35сезон
107 views16:52
Открыть/Комментировать
2022-08-16 13:32:21
Сезон ачылырга әле шактый вакыт бар, ә без сезгә бүләк әзерләдек. 25-29 август көннәрендә спектакльләребезгә рәхим итегез!

Билет алу

#кариевтеатры #театркариева #кариев_35_сезон
125 viewsedited  10:32
Открыть/Комментировать
2022-08-15 21:22:41
Беренче эш көненнән артистларыбыз җиң сызганып эшкә кереште. Уильям Шекспирның «Ромео һәм Джульетта» әсәре буенча куелачак спектакльгә әзерлек башланды. Спектакльнең режиссёры – Илсур Казакбаев.

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» федераль проекты кысаларында куела («Театрлар - балаларга» юнәлеше).

@mincult_rt

#кариевтеатры #театркариева #кариев35сезон #ромеоиджульетта #театральноеискусство #культурамалойродины_татарстан #театрыдетям #культурамалойродинытатарстан #театрыдетямтатарстан
140 views18:22
Открыть/Комментировать
2022-08-15 13:58:43
Г.Кариев театры 35 нче юбилей сезонына аяк атлады!

Бүген театрыбыз труппасы җәйге яллардан соң янә бергә җыелды. Җыелышны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов ачып җибәрде:

«Яңа театраль сезон башланып китү, берече эш көне белән котлыйм! Кариев театры әйдәп бара торган театрларыбызның берсе. Яшьләр театры яшьләр белән бергә үзгәрә. Фестивальләр, лабораторияләр, яңа спектакльләр – болар барысы да коллективның актив хезмәте. Быел театрның юбилей сезоны, димәк ул тагын да гөрләп узарга тиеш».

Нәтиҗәләр ясалды, планнар билгеләнде. Яңа көчләр белән яңа сезонга аяк басабыз! Хәерле сәгатьтә!

#кариевтеатры #театркариева #кариев_35_сезон
149 views10:58
Открыть/Комментировать
2022-07-27 13:48:05
ФӘТХУЛЛА ХӘЗРӘТ 2022

30 нчы июльдә Кабан күле янында, Мәрҗәни урамында «Печән базары» фестивале узачак. Аның кысаларында «Фәтхулла хәзрәт 2022» исемле театраль променад күрсәтеләчәк.
Фәтхулла хәзрәт, Фатих Әмирхан герое, 2022 елда «Печән базары» фестивале вакытында тирән йокыдан уяна һәм хәзерге заман шәкерте белән бергә Иске Бистә буйлап сәяхәткә кузгала. Ул белгән бистә бик нык үзгәргәнме? Сәяхәтендә кемнәрне очратыр да ниләргә юлыгыр ул? Бүгенгә вазгыятьне, телне аңлармы? Ә үзе безне нәрсәгә өйрәтер?

Режиссер: Булат Минкин.
Текст: Рәдиф Кашапов.
Катнашалар: Булат Гатауллин, Альбина Гайзуллина, Фернат Насыйбуллин, Алсу Шакирова.

30 июль: 14.00, 16.00, 18.00

Язылу өчен сылтама: https://forms.gle/tChKWTRd7fhzVGjF9
Көтеп калабыз!
126 views10:48
Открыть/Комментировать
2022-07-21 08:47:40
Күптән театрда эшләргә телисеңме? Без сиңа бу мөмкинлекне бирәбез! Театрыбызга PR-менеджер эзлибез!

Әгәр син яшь, актив, идеяләргә бай, яңалыкларга әзер кеше икән, димәк, юл – безгә!

Безнең таләпләр:
Югары белемле булу (журналистика, филология);
Төп шарт – рус һәм татар телләрен камил белү;
Бу өлкәдә тәҗрибәле булу – синең өчен мөмкинлек!

Безнең шартлар:
Стабиль хезмәт хакы, премияләр, түләүле отпуск һәм, әлбәттә, cәнгать өлкәсендә олы тәҗрибә!

Тулырак мәгълүмат өчен: 8 (987) 207-80-57 номеры буенча шалтыратыгыз!

#кариевтеатры #театркариева #петербургская55б #кариеввакансия
75 views05:47
Открыть/Комментировать
2022-07-11 21:04:09
89 views18:04
Открыть/Комментировать
2022-07-11 21:04:01 Алты көн буе Биләр сәнгать дөньясында яшәде! Биредә Сәләтнең Иҗат Биләр Форумы узды.

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ — ул үсеш, тәҗрибә туплау мәйданчыгы. Форум кысаларында театрыбыз артистлары Булат Гатауллин һәм Альбина Ногманова да үзләренең остаханәләрен үткәрделәр.

Булат Гатауллин: «Сәләт — минем хыялым иде. Бала булганда, мин башка лагерьларда ял иттем. Остаз булып чакырганда, ниндидер сәбәпләр булып бара алмадым. Ә инде быел Зәринә Вилданова чакыргач,отпуск вакыты да туры килгәч, мин рәхәтләнеп ризалаштым… Һәм бу урынга,бу рухка гашыйк булдым!
Андагы иҗат, ярату атмосферасын аңлатып булмый, аны бер генә тапкыр булса да тоеп карарга кирәк. Мин вокал юнәлешендәге «Эстрада артисты осталыгы» дип исемләнгән остаханә үткәрдем. Артист — универсаль булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә без балалар белән тән, тавыш, ритм белән бәйле төрле тренинг,күнегүләр эшләдек. Күзаллау, партнёрны тою, иркенлек таба белү, энергия булдыру — бу артист профессиясенең бик мөhим нигезләре».

Альбина Ногманова: «Сәләтнең Иҗат Биләр форумына мине остаз буларак инде 2 нче тапкыр чакыралар. Мин бу җирдән гел рухланып кайтам. Балаларның энергиясе, аларның яңалыкка омтылуы миңа көч бирә, ә башка остазлар, үз юнәлешенең профессионаллары белән аралашу мине чыннан да илһамландыра. Озын сүзнең кыскасы, Биләр җирлегендәге Сәләт форумы - искиткеч урын, анда килеп кенә торасы килә.
Без Эдуард (биюче, «Моң» мәйданчыгы артисты) белән театр юнәлешендәге «Артистның тәне. Хәрәкәтләрдә ирек эзләү» дип исемләнгән остаханәбезне үткәрдек. Минемчә, тән артист өчен генә түгел, ә һәр кеше өчен мөһим (актёр өчен бигрәк тә, чөнки ул безнең төп коралыбыз). Безнең тәнебез һәрвакыт хәрәкәттә, хәтта тавыш чыгарыр өчен дә мышцалар эшли, шуңа күрә тәнебезне өйрәнергә кирәк. Без балаларга үз тәнең белән дуслашу серләрен ачтык».

P.S: Остаханәләрдән фотомизгелләр

#кариевтеатры #театркариева #кариев_34_сезон
89 viewsedited  18:04
Открыть/Комментировать