Г.Кариев театры 35 нче юбилей сезонына аяк атлады!
Бүген театрыбыз труппасы җәйге яллардан соң янә бергә җыелды. Җыелышны Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов ачып җибәрде:
«Яңа театраль сезон башланып китү, берече эш көне белән котлыйм! Кариев театры әйдәп бара торган театрларыбызның берсе. Яшьләр театры яшьләр белән бергә үзгәрә. Фестивальләр, лабораторияләр, яңа спектакльләр – болар барысы да коллективның актив хезмәте. Быел театрның юбилей сезоны, димәк ул тагын да гөрләп узарга тиеш».
Нәтиҗәләр ясалды, планнар билгеләнде. Яңа көчләр белән яңа сезонга аяк басабыз! Хәерле сәгатьтә!
#кариевтеатры #театркариева #кариев_35_сезон