Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Алты көн буе Биләр сәнгать дөньясында яшәде! Биредә Сәләтнең | Театр Кариева

Алты көн буе Биләр сәнгать дөньясында яшәде! Биредә Сәләтнең Иҗат Биләр Форумы узды.

ИҖАТ БИЛӘР ФОРУМ — ул үсеш, тәҗрибә туплау мәйданчыгы. Форум кысаларында театрыбыз артистлары Булат Гатауллин һәм Альбина Ногманова да үзләренең остаханәләрен үткәрделәр.

Булат Гатауллин: «Сәләт — минем хыялым иде. Бала булганда, мин башка лагерьларда ял иттем. Остаз булып чакырганда, ниндидер сәбәпләр булып бара алмадым. Ә инде быел Зәринә Вилданова чакыргач,отпуск вакыты да туры килгәч, мин рәхәтләнеп ризалаштым… Һәм бу урынга,бу рухка гашыйк булдым!
Андагы иҗат, ярату атмосферасын аңлатып булмый, аны бер генә тапкыр булса да тоеп карарга кирәк. Мин вокал юнәлешендәге «Эстрада артисты осталыгы» дип исемләнгән остаханә үткәрдем. Артист — универсаль булырга тиеш дип уйлыйм. Шуңа күрә без балалар белән тән, тавыш, ритм белән бәйле төрле тренинг,күнегүләр эшләдек. Күзаллау, партнёрны тою, иркенлек таба белү, энергия булдыру — бу артист профессиясенең бик мөhим нигезләре».

Альбина Ногманова: «Сәләтнең Иҗат Биләр форумына мине остаз буларак инде 2 нче тапкыр чакыралар. Мин бу җирдән гел рухланып кайтам. Балаларның энергиясе, аларның яңалыкка омтылуы миңа көч бирә, ә башка остазлар, үз юнәлешенең профессионаллары белән аралашу мине чыннан да илһамландыра. Озын сүзнең кыскасы, Биләр җирлегендәге Сәләт форумы - искиткеч урын, анда килеп кенә торасы килә.
Без Эдуард (биюче, «Моң» мәйданчыгы артисты) белән театр юнәлешендәге «Артистның тәне. Хәрәкәтләрдә ирек эзләү» дип исемләнгән остаханәбезне үткәрдек. Минемчә, тән артист өчен генә түгел, ә һәр кеше өчен мөһим (актёр өчен бигрәк тә, чөнки ул безнең төп коралыбыз). Безнең тәнебез һәрвакыт хәрәкәттә, хәтта тавыш чыгарыр өчен дә мышцалар эшли, шуңа күрә тәнебезне өйрәнергә кирәк. Без балаларга үз тәнең белән дуслашу серләрен ачтык».

P.S: Остаханәләрдән фотомизгелләр

#кариевтеатры #театркариева #кариев_34_сезон