2023-03-29 12:05:10
МӘКЛЕ ПИРОГКамыр:Йомырка - 1 шт.
Ак май(слив.масло) - 115 гр.
Шикәр комы - 70 гр.
Он - 200 гр.
Разрыхлитель - 1 ч.к.
Эчлек өчен:Мәк - 100 гр.
Эремчек - 400 гр.
Каймак - 100 гр.
Кукурузный крахмал - 3 аш кашыгы
Шикәр комы - 100 - 120 гр.
Йомырка - 3 шт.
Мәккә кайнар су салып 20 минутка калдырабыз.Мәк тулысынча су бн капланырга тиеш. Судан сеткага салып арындырабыз.
Эретелгән ак майга шикәр комы, йомырка, он, разрыхлитель салып йомшак камыр басабыз һәм табага жәеп, холодильникка алып куябыз.
Эчлек өчен эремчек, шикәр комы, йомырка, каймак ,кукурузный крахмалны кушып болгатабыз. 1/3 өлешен аерып алабыз һәм шуңа мәкне салабыз.
Камыр өстенә эчлекне сала башлыйбыз.Иң беренче 3 аш кашыгы мәкле эчлекне, аннаң соң 2 аш кашыгы мәксез эчлекне һәм шулай дәвам итәбез.
Духовкага 170 градуска якынча 50-60 минутка куябыз.
680 views09:05