2023-03-31 07:30:33
ЭЧ КАТУДАН КОТЫЛУӘлеге деликат проблеманы хәл итәргә безгә кайбер продуктлар ярдәмгә киләчәк АЛМА. Олы йомышны нормальләштерү өчен клетчаткага бай ризыклар ашарга киңәш ителә. Алмада исә эрүче клетчатканың аерым төре – пектин бар, менә шул эчне йомшарту нәтиҗәсен бирә дә инде.
КАРАҖИМЕШ. Ул табигый эч йомшарту чарасы дип санала. Анда, клетчаткадан тыш, А витамины һәм калий күп. Моннан тыш, караҗимеш составында кеше организмы тарафыннан авыр үзләштерелүче сорбит бар. Әнә шул эч кату очракларында эчәкләрне бушатырга ярдәмгә килә дә инде.
КИВИ. Бу экзотик җимеш клетчатка чыганагы исәпләнә. Ул ашкайнату трактында хәрәкәт барлыкка китерә. Кивины коктейльләргә кушарга, иртәнге аш белән ашарга яки аерым десерт итеп кулланырга мөмкин.
ҖИТЕН ОРЛЫГЫ. Аның кеше организмы өчен бик тә файдалы булуы турында әле борынгы китапларда ук тәфсилләп язылган булган. Җитен орлыгын боткаларга, йогуртка, беренче һәм икенче ашларга һәм коктейльләргә өстәргә киңәш ителә. Моннан тыш салатлар ясаганда җитен маен куллануны гадәткә кертегез.
ГРУША. Груша клетчаткага, фруктоза һәм сорбитка гаять бай. Шуның белән ул суны эчәкләргә тартып, бушануга ярдәм итә. Грушаны бүген теләсә кайсы кибеттә сатып алырга була, аны төрле ашлар әзерләгәндә кушарга да, болай ашарга да мөмкин.
ФАСОЛЬ. Анда эрүчән һәм эремәүчән клетчатка бар, аларның һәркайсы эч кату проблемасын хәл итәргә булыша.
Эрүчән клетчатка үзенә организмдагы суны туплап, гельсыман масса барлыкка китерә һәм эчне йомшарта.
Шул ук вакытта эремәүчән клетчатка эчәкләргә үзгәрмәгән көе барып эләгә һәм андагы массаны арттырып, организмга бушанырга булыша.
КЕФИР. Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар. Кефирны йоклар алдыннан, бераз җитен орлыгы яки җиләк-җимеш кушып, эчеп куярга мөмкин. Әйткәндәй, салатларны майонез белән түгел, ә кефир кушып эшләсәгез, сәламәтрәк булырсыз, ди табиблар.
ИНЖИР. Эч кату белән интегүчеләр өчен иң файдалы ризыкларның берсе – инжир. Чөнки анда клетчаткалар бар ризыклардагыга караганда да күбрәк. Инжирны аерым ашарга да мөмкин, җимеш салатларына кушып, кефир белән заправкалап сыйланырга да була. Әйткәндәй, инжир кайнатмасы да бик файдалы.
ЧЕЧЕВИЦА. Аны куллану юан эчәктә май кислотасы эшләнүне арттыра һәм бу ашкайнату системасына бик тә уңай йогынты ясый. Чечевицаны шулай ук кайнар ашларга да, салатларга да кушалар.
Сәламәтлек каналыннан
143 views04:30