Адрес канала:
Категории:
Семья и дети
Язык: Русский
Количество подписчиков:
1.36K
Рейтинги и Отзывы
Оценить канал shaiantv и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.
5 звезд
1
4 звезд
1
3 звезд
0
2 звезд
0
1 звезд
0
Последние сообщения 9
2023-04-04 11:38:11
Игътибар! «Балачак җыры» бәйгесенең тавыш бирү этабы турында мәгълүматны безнең сайттан һәм социаль челтәрләрдән күзәтеп барыгыз!
https://shayantv.ru/news/
63 views08:38
2023-04-04 10:55:21
«Уймак» тапшыруын төшерәбез
93 views07:55
2023-04-03 15:53:44
Бездә төшерү мизгелләре һәрвакыт күңелле уза
Кичке әкиятләр
"ШАЯН ТВ" каналында
Дш-җм 20:40
212 views12:53
2023-04-03 11:38:34
Батыр һәм гадел король Артур турындагы риваять һәркемгә билгеле. Ә балачакта ул нинди герой булган?
Әйдәгез, мультсериалның баш каһарманы белән якыннан танышыйк! Артур әтисе идарә итә торган зур сарайда яши. Ул бик кыю һәм зирәк егет, һәрвакыт иң катлаулы хәлләрдән чыгу юлын таба. Иң яхшы дусларын
Артур түгәрәк өстәл янына җыя. Егетләр үз идеалларына тугры калалар һәм булдыра алганча гадел, намуслы булырга, бер-берсенә ярдәм итәргә тырышалар. Ә яшь геройларның тормышында маҗаралар җитәрлек!
Явыз кеше патшаны ташка әйләндергән булса, нәрсә эшләргә? Югалган феяны каян табарга? Камелот шәһәрен куркыныч монстрдан ничек коткарырга? Бу авыр мәсьәләләрне хәл итүдә Артурга һәрвакыт үзенең акыллы киңәшләре белән атаклы сихерче Мерлин да ярдәм итә. Батыр геройны тагын нинди маҗаралар көтә? «Артур һәм түгәрәк өстәл балалары» мультсериалын карап белә алырсыз!
Эш көннәрендә 07:55 һәм 15:55 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!
233 views08:38
2023-04-03 11:30:53
Хәлләрегез ничек, Шаяннар?
226 viewsedited 08:30
2023-04-03 11:15:23
Бүген "Дэннис белән Нэшер»
мультсериалының 14 нче сериясен карамыйча калмагыз
Дэннис һәм аның дуслары белән нәрсәләр булыр икән
229 views08:15
2023-03-31 16:24:52
Бүген Казанның 3 гимназия укучылары «ШАЯН ТВ» каналында кунакта булдылар. Без, гадәттәгечә, аларны бик шатланып кабул иттек. Яшь тамашачыларга студиябез буйлап экскурсия ясадык, шәп тапшыруларыбыз, гаҗәеп мультсериалларыбыз белән таныштырдык. Популяр тапшыруларның алып баручылары белән очрашып, якыннан аралашу, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алу – балаларның күңеленә хуш килде.
Танылган артистларның мультсериалларны тавышландыру процессын аеруча кызыксынып күзәттеләр алар. Моннан тыш, укучыларга күңелле викториналар уздырдык, истәлекле бүләкләр өләштек.
Очрашу бик җанлы үтте! Тамашачыларга да ошагандыр дип ышанабыз!
263 views13:24
2023-03-31 11:48:23
Кайсыгызның кәефе Крошныкы кебек?
319 views08:48
2023-03-31 11:29:03
Персонажны таныдыгызмы?
284 views08:29
2023-03-30 16:06:59
Ә сезнең каникуллар ничек үтә?
321 views13:06