Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

ШАЯН ТВ

Логотип телеграм канала @shaiantv — ШАЯН ТВ Ш
Логотип телеграм канала @shaiantv — ШАЯН ТВ
Адрес канала: @shaiantv
Категории: Семья и дети
Язык: Русский
Количество подписчиков: 1.36K

Рейтинги и Отзывы

4.50

2 отзыва

Оценить канал shaiantv и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

1

4 звезд

1

3 звезд

0

2 звезд

0

1 звезд

0


Последние сообщения 6

2023-04-26 12:23:57
С Днем рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая и с Днем родного языка! Татар телем - халкым теле!
250 views09:23
Открыть/Комментировать
2023-04-26 11:21:52
Бүген – бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел!

Габдулла Тукай - татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Гомере 27 яше дә тулмыйча өзелгән яраткан шагыйребез безгә бәяләп бетермәслек әдәби мирас бүләк итеп калдырган. Аның кыска гына иҗат юлы дәвамында язып калдырган шигырьләре бүгенге көндә дә бик актуаль. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык - безнең горурлыгыбыз.
Шуңа күрә, без Тукаебыз истәлеген саклап, хөрмәт итеп буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Шагыйрь һәр татар күңелендә яшәсә, милләтебезнең киләчәге дә өметле булачак!
Кадерле дуслар, барыгызны да бүгенге бәйрәм, Туган тел көне белән тәбрик итәбез! Туган телебезне саклыйк, яратыйк, үзебездән соңгы буыннарга тапшырыйк!
324 views08:21
Открыть/Комментировать
2023-04-25 16:04:13
Бүген Казанның «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә Татар теле һәм әдәбиятыннан Х Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасы узды. Биредә дөньяның төрле илләрендә, илебезнең төрле төбәкләрендә, республикабыз районнарында яшәүче яшьләр бер мәйданга җыелды. Катнашучыларның географиясе елдан-ел үсә бара. Быел да олимпиада шактый киң масштабта уздырылды.
Катнашучылар өчен сынау программасыннан тыш, һәрвакыттагыча, бай һәм кызыклы мәдәни программа да әзерләнгән иде. Алар мәркәзебез Казан белән танышты, спектакльләр карады, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуларда катнашты.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Бәйрәмне каналның яшь алып баручылары Ләйлә Таишева белән Ислам Хәбибуллин алып бардылар. «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре Әминә Әхмәтҗанова белән Кәрим Галиев исә тамашачыларга үзләренең җырларын бүләк иттеләр.
Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, «ШАЯН ТВ» каналы әлеге чараның мәгълүмати партнеры булып тора.
198 views13:04
Открыть/Комментировать
2023-04-25 12:24:21
"Сәйлән" фестивале җиңүчеләре Кәрим һәм Әминә
227 views09:24
Открыть/Комментировать
2023-04-25 11:15:12
Алып баручыларыбыз арасында безнең нәниләребез Ләйлә белән Ислам
233 views08:15
Открыть/Комментировать
2023-04-24 17:58:55
Бүген Татарстан халыкларының Дуслык йортында Роберт Миңнуллин исемендәге “Шигърияткә сәяхәт” Республика балалар бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды. Биредә “ШАЯН ТВ” каналы да булып кайтты. Шаян белән Биби балаларны зур җиңүләре белән котлады!
266 views14:58
Открыть/Комментировать
2023-04-24 13:26:15
Камелот сараенда, яшь Артур һәм кыю принцесса Гиневер дуслары белән бергә "Түгәрәк өстәл" төркеме булдырганнар. Аларның максаты - үзләренең рыцарь идеалларын тормышка ашыру; гаделлек, бердәмлеккә ия булу. Безнең яшь геройлар рыцарьлыкны бөтенләй яңадан төзергә тырышалар.
____________

Давным-давно в замке Камелот, когда магия была частью повседневной жизни, трое молодых оруженосцев во главе с юным Артуром и бесстрашной принцессой Гиневер образовали Братство Круглого Стола. Их цель состояла в том, чтобы претворить в жизнь свои рыцарские идеалы (совсем не те, которым их учили!). Иметь высокие идеалы справедливости, солидарности и праведности - это одно, но применять их - совсем другое дело, как обнаруживают наши отважные герои, пытаясь поколебать «средневековые устои», чтобы создать совершенно новый мир рыцарства. Эпическая комедия о детстве короля Артура!
289 views10:26
Открыть/Комментировать
2023-04-24 10:13:42
Шаяннар, сәлам!

Артур һәм түгәрәк өстәл балалары турында нәрсәләр беләсез? Бәлки сез Артур һәм Мерлин турында беләсездер?
________________________________

Ребята а вы уже знакомы с Артур и его друзьями? А может быть вы хорошо знаете кто такой Мерлин? Пишите в комментариях
276 views07:13
Открыть/Комментировать
2023-04-23 12:13:46
"Артур һәм түгәрәк өстәл балалары" мультсериалы «ШАЯН ТВ» каналында

Хәзер сезгә сорау!
Кәрзиндә нәрсә иде?
316 views09:13
Открыть/Комментировать
2023-04-21 18:53:46
Бүген изге бәйрәм уңаеннан, Казанда «Рамазан Фест» фестивале узды. Чарада татар һөнәрләре һәм милли киемнәрдән торган күргәзмәләр оештырылды, мастер-класслар һәм төрле викториналар үткәрелде.

Биредә «ШАЯН ТВ» каналы да катнашты. Каналның төп герое Шаян бәйрәмгә килгән кунакларны сәламләде, алар белән фотога төште, бүләкләр өләште һәм яхшы кәеф бүләк итте!
385 views15:53
Открыть/Комментировать