2022-05-17 12:53:44
– Поши машинага ташланган очракта, йөртүче беренче нәрсә эшләргә тиеш?
– Һәлакәт очрагында гаепле булып сез каласыз. Гәрчә яхшы йөрсәгез дә, тизлекне арттырмасагыз да, поши көтмәгәндә туп-туры тәгәрмәч астына ташланса да. Канун шулай итеп корылган инде – машина йөртүче һәрвакыт гаепле. Юлчылар һәм дәүләт “Кыргый хайваннар” билгесе зонасыннан чыккан хайваннар өчен дә җавап бирми. Бу билге аеруча куркыныч урыннарга куела, тик сезгә беркем дә хайванның урманнан ниндидер башка урында чыкмаячагын гарантияләми. Әгәр дә җитди зыян килсә яки кешеләрнең берәрсе һәлак булса, йөртүчене җинаять җаваплылыгы көтә.
Әгәр кешеләр зыян күргән яки документлар рәсмиләштерергә кирәк икән, полиция чакыртырга кирәк. Поши гына зыян күргән икән, машина төзәтү үз кесәңнән булгач, беренче карашка ЮХИДИ чакрытуның мәгънәсе юк кебек. Әмма моның канунга каршы икәнен белергә кирәк. Урмандагы хайваннар барысы да дәүләт милке, шуңа күрә машина йөртүче полиция чакыртырга гына түгел, үлгән хайван өчен түләргә дә тиеш була. Әгәр дә ул полиция чакыртмаса һәм һәлакәт урыныннан китсә, урыныннан качкан дип саналачак.
Әгәр поши зыян күрмәгән һәм кире урманга качкан икән, бу зыян булып саналмый. КАСКО буенча компенсация өчен юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштерергә кирәкми икән, тыныч кына китәргә мөмкин. Әгәр хайван җитди яраланган һәм тора алмый икән, полиция чакыртырга һәм кәгазьләр рәсмиләштерергә кирәк. Һәм хайванга якын килмәгез, мондый хәлдә ул бик куркыныч була.
Тулысынча чәршәмбе санында укыгыз!
2.6K views09:53