Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Шәһри Казан / Шахри Казан

Логотип телеграм канала @shahrikazan — Шәһри Казан / Шахри Казан Ш
Логотип телеграм канала @shahrikazan — Шәһри Казан / Шахри Казан
Адрес канала: @shahrikazan
Категории: Новости и СМИ
Язык: Русский
Страна: Россия
Количество подписчиков: 9.16K
Описание канала:

Язмышлар. Фаҗигале хәлләр. Мәхәббәт һәм нәфрәт. Файдалы киңәшләр. Матурлык. Дин һәм нәсыйхәт.
Бөтен татар безне укый!
Реклама: 7 927 415-55-90

Рейтинги и Отзывы

2.33

3 отзыва

Оценить канал shahrikazan и оставить отзыв — могут только зарегестрированные пользователи. Все отзывы проходят модерацию.

5 звезд

0

4 звезд

0

3 звезд

2

2 звезд

0

1 звезд

1


Последние сообщения

2022-08-30 18:58:18
Чәй эчәбез! Бәйрәм белән!
463 views15:58
Открыть/Комментировать
2022-08-30 18:31:25
Афәрин!
707 views15:31
Открыть/Комментировать
2022-08-30 17:58:55
Лениногорск районында шулайрак хәлләр...
863 views14:58
Открыть/Комментировать
2022-08-30 17:31:02
Сездән килгән хатлар

Салават концертына ел да барырга тырышам.

Быел да улым билет алып кайтып биргәч, бик шатландым. Салават Салават инде ул, җырлары да мәгънәле, җыен юк-бар сүзгә гомумән урын юк. Күңелем белән ял итеп кайттым.

Тик һәр җырның сүзләрен карап башкаруы гына ошап бетмәде. Ник шуның кадәр зур концертка сүзләрен өйрәнсә дә була торгандыр инде ул име?
1.0K views14:31
Открыть/Комментировать
2022-08-30 16:43:01
Бүген төнлә Тәтеш районы Олы Тархан авылында шундый көчле янгын була. Гөлнара Чумарина гаиләсе йортсыз, мал-мөлкәтсез кала. Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен карта номерын салабыз: 5336 6902 9685 2959 (Сбер Гульнара Маратовна Чумарина исеменә)

Аллам сакласын!
1.2K views13:43
Открыть/Комментировать
2022-08-30 16:01:24 Аларга барырга тиешле көнне подъезддан чыгуыма мине чем-кара “БМВ” машинасы каршы алды. Йортлары – бик олы коттедж, шәһәрнең Рублевка дип йөртелгән, нарат урманы эчендәге бистәсендә иде.

Хатыны ун ел инде хәтерен, зиһенен югалткан. Юньләп сөйләшми дә... Күбрәк ятып тора икән. Ир шулай да хатынны урамга алып чыгарга кирәклеген әйтте.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yaryy-le-nishlise-ibr-terse-bit-dip-an-achysy-beln-kychkyryrga-lgergnmen
1.5K views13:01
Открыть/Комментировать
2022-08-30 14:46:15 Ялгызлар, үз парларын табарга теләүчеләр өчен каналыбыз эшли башлады.

Таныштырабыз. Кавыштырабыз.

Кушылыгыз, анкеталарыгызны җибәрегез!

https://t.me/tatar_love
1.7K views11:46
Открыть/Комментировать
2022-08-30 13:31:19 ...Палатадан Ирекнең гәүдәсен алып чыгып киткәндә, дөнья үзенең якты таң пәрдәсен инде бар дөньяга җәйгән иде. Ишек төбендә Ирекнең сеңлесе үкси, палатада Заһирә газаплана. Ә җәйге кояш әле генә булган фаҗигане әйтерсең лә күрми, көлә-көлә дөньяга үзенең нурларын сибә...

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/termgez-any-termgez-dip-ksede-yash-kyz
1.8K views10:31
Открыть/Комментировать
2022-08-30 12:32:11
Журналист Гөлнур Сафиуллинадан слива кайнатмасы рецепты.

"Менә бу рецепт белән кайнатып карагыз әле.

Монда иң авыры... бадьян белән кардамон эзләп табу: алар гел кул астында юк бит безнең. Мин Агропарктан, үзбәкләр специйлар сата торган җирдән алдым.

Кирәк:
Слива – 1 кг
Песок – 500-600 гр
Корица – 1 таякчык
Канәфер (гвоздика) – 3-4 шт
Бадьян – 2 йолдызчык
Кардамон – 3-4 шт

Эш тәртибе:
1. Сливаларны юып, төшләрен алабыз.
2. Песок белән бутап, согы чыгарга калдырабыз. Соки азрак чыкса, аз гына су кушарга да мөмкин.
3. Тәмләткечләрне дә салып, әкрен утка куябыз. Кайнап чыккач, сак кына болгатып торып. 10-15 минут тагын кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
4. Уттан алып, берничә сәгать тотабыз.
5. Кабат беренче тапкырдагы кебек кайнатып алабыз.
6. Корица таякчыгын алып калып, стерильләнгән банкаларга тутырабыз.

Бу вареньеның исе ничек тәмле икәнен белсәгез!", дип язган ул.
1.9K views09:32
Открыть/Комментировать
2022-08-30 11:11:01
Казанда татарның данлыклы җырчысы Рәшит Ваһаповка һәйкәл ачылды.
4.7K views08:11
Открыть/Комментировать