Получи случайную криптовалюту за регистрацию!

Журналист Гөлнур Сафиуллинадан слива кайнатмасы рецепты. 'Мен | Шәһри Казан / Шахри Казан

Журналист Гөлнур Сафиуллинадан слива кайнатмасы рецепты.

"Менә бу рецепт белән кайнатып карагыз әле.

Монда иң авыры... бадьян белән кардамон эзләп табу: алар гел кул астында юк бит безнең. Мин Агропарктан, үзбәкләр специйлар сата торган җирдән алдым.

Кирәк:
Слива – 1 кг
Песок – 500-600 гр
Корица – 1 таякчык
Канәфер (гвоздика) – 3-4 шт
Бадьян – 2 йолдызчык
Кардамон – 3-4 шт

Эш тәртибе:
1. Сливаларны юып, төшләрен алабыз.
2. Песок белән бутап, согы чыгарга калдырабыз. Соки азрак чыкса, аз гына су кушарга да мөмкин.
3. Тәмләткечләрне дә салып, әкрен утка куябыз. Кайнап чыккач, сак кына болгатып торып. 10-15 минут тагын кайнатабыз. Күбеген җыябыз.
4. Уттан алып, берничә сәгать тотабыз.
5. Кабат беренче тапкырдагы кебек кайнатып алабыз.
6. Корица таякчыгын алып калып, стерильләнгән банкаларга тутырабыз.

Бу вареньеның исе ничек тәмле икәнен белсәгез!", дип язган ул.