2021-05-20 10:42:15
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина туган ягына - әтисенең хәләл җефете Дания ханымның юбилеена кайтып килгән. Баксаң, Дания ханым – Диләнең сыйныфташының әнисе икән.
“Без тиз генә Мазарбашына кайтып килдек. Кичә әтинең хәләл җефете Дания апаның юбилее булды. Ул үткәрмим дигән иде дә ... , ә без чәчәк алдык та сюрприз эшләргә булдык. Килеп төштек! Әлбәттә, гаҗәпләнде!
Сез сораган идегез: туган йортыгыз нигә ялгыз тора, дип. Хикмәт шунда , әти хатыны белән аның йортында торалар. Аннары, хуҗасы булган йортны ялгыз дип тә әйтеп булмый инде. Хәзер авылларда күп йортлар дачага әйләнеп баралар, миңа калса.
Тагын бер кызык факт: әти үзенә иптәш итеп минем классташымның әнисен сайлады. Без аның белән кечкенә чактан бик дус идек. Аларга гел килеп йөри идем. Иске йортларындагы тимер караватның сеткасында сикереп уйный идек . Ә хәзер инде менә шул нигезгә кунакка кайтып йөрибез. Язмыш, диярсең... Сводные сестры буламы әле?
Аллага шөкер, барысы да әкрен генә рәтләнеп килә кебек. Без бәхетле, Альхамдулиллях!” - дип язган Дилә.
387 views07:42